Күп балалы гаиләдә үскәннәргә – өстенлек

Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга югары уку йортларына кергәндә ташлама ясамакчылар. Россия Дәүләт Думасына шундый закон проекты кертелгән. Mel.fm сайты хәбәр итүенчә, инициатива авторлары Галина Карелова, Инна Святенко һәм Елена Бибикова өч һәм аннан артык бала тәрбияләүче гаиләдә үскәннәргә бакалавриат һәм специалитетка керүгә ташлама ясарга тәкъдим итә. Сынау имтиханнарын уңышлы тапшырган балалар арасында күп балалы гаиләдән булганнарга өстенлек биреләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
-
Цитрус кабыгын ташламагыз! Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.
-
Сөтле аш рецепты Сөтле аш җиңел ашлардан санала.