Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Күптән көтелгән очрашу

Казаннан ерак булмасалар да, Биектауга күптән барган юк иде.

Казаннан ерак булмасалар да, Биектауга күптән барган юк иде. Гәрчә, Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәп укучылары безне күптән үзләренә чакыралар. Ниһаять, тәвәккәлләп, юлга кузгалдык. Максатыбыз – Биектауның 4 нче һәм 5 нче мәктәп укучылары белән очрашу, аралашу.

Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче мәктәп белән «Сабантуй» журналы – күптәнге дуслар.

Монда укучы балаларның иҗат эшләре журналыбызны даими бизәп тора, алар бер бәйгене дә читтә калдырмыйлар. «Минем мәктәп», «Имин йөр», «Әбием киңәшләре» кебек бәйгеләрдә актив катнашалар. «Сабантуй»ның Телеграм-каналында узган «Әкиятче сыйныф» бәйгесендә дә бу мәктәптән барлыгы 4 сыйныф катнашты! Үзләренең иҗат җимешләре белән редакциябезне даими шатландырып торалар, журналны яратып укыйлар. Очрашуга да ныклап әзерләнгәннәр. Үз осталыкларын күрсәттеләр, биеделәр-җырладылар, театр түгәрәгенә йөрүчеләр исә шигъри композиция белән чыгыш ясадылар.

Мәктәптә эшләп килүче «Баруди FM» радио журналистлары белән дә аралаштык. Без дә, үз чиратыбызда, шундый актив мәктәп укучыларына буш кул белән килмәдек.

Үзебезнең журналларыбызны, редакция белән тыгыз элемтәдә булып, «Минем мәктәп» бәйгесендә актив катнашкан өчен, Рәхмәт хаты тапшырдык. Мәктәп китапханәсенә яңа гына дөнья күргән «18 постер. Укучыга ярдәмлек», Гөлнара Хәйдарованың «Нәни әкиятләр» китабын бүләк иттек.

Мәктәп директоры Рәмил Гаязов җитәкчелегендәге коллективның, аерым алганда, татар теле укытучыларының тырышлыгы, ана телебез өчен җан атып, бөтен күңелләрен биреп эшләүләре безне сокландырды. Нинди генә чаралар, очрашулар үткәрелми икән биредә! Ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә алар.

Икенче тукталышыбыз – Бертуган Максудилар исемендәге 5 нче мәктәп.

Әлеге белем йорты быел 1 сентябрьдән генә үз ишекләрен ачса да, монда да тырыш укытучылар коллективы тупланган. Якты, зур, матур бинага килеп кергәч, бар яктан пөхтәлек, балаларның итәгатьлелеге сизелә. Укучылар  катнашындагы «Шалкан» әкиятен караганнан соң, балаларны «Сабантуй» журналы, редакция нәшер иткән китаплар белән таныштырдык.

Бу очрашу 5 нче мәктәп белән дуслык күперен тагын да ныгытыр дигән өметтә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев