Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кремль йолдызларын кем кабызган?

1935 елда Совнарком карары нигезендә Кремльнең 4 манарасыннан (Спас, Никольская, Боровицкая һәм Троицкая) патша Россиясе символы булган ике башлы бөркетләр алына һәм алар урынына Урал асылташларыннан...

1935 елда Совнарком карары нигезендә Кремльнең 4 манарасыннан (Спас, Никольская, Боровицкая һәм Троицкая) патша Россиясе символы булган ике башлы бөркетләр алына һәм алар урынына Урал асылташларыннан ясалган урак-чүкечле йолдызлар куела. 

1945-1947 елларда йолдызларны үзгәртәләр: камилләштерелгән яктырту системасы куялар, тутыкмас металл өлгеләре алтын белән йөгертелә. Шулай ук йолдызларның кызыл якуттан (рубин) ясалган пыяласын да ныграк итеп ясыйлар. Пыяланың калынлыгы -6-7 см. Лампаның яну куәте - 3,7-5 мең ватт. Йолдызларның авырлыгы - 1 тоннадан 1,5 тоннага кадәр. Нурлар озынлыгы - 3-3,75 м. Бүгенге көндә якут ташыннан ясалган әлеге йолдызлар Кремльнең Спас, Никольская, Троицкая, Боровицкая һәм Водовзводная манараларында яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев