"Кытайда 12 дәрес калдырсаң, мәктәптән куалар"

Кытайда балалар мәктәпкә йөрүне бер дә авырсынмый, дәресләрне сәбәпсез калдыру турында уйлап та карамыйлар. Алар белем алу мөмкинлеген күктән төшкән бәхет итеп кабул итә. Ә андагы уку, чыннан да, энә белән кое казуга тиң.

Һәр дәрес кадерле
Саннарга күз салсак, 1949 елда Кытайда 500 миллион кешенең 80 проценты укый-яза белмәгән. Ләкин ул заманнан бирле искиткеч күп эш башкарылган – ил буенча меңләгән мәктәп ачылган. Бүген кытай балаларының 99 проценты мәктәпкә йөри, укуын ташлаучылар юк диярлек. Андагы белем дәрәҗәсе дөнья күләмендә уртача саналса да, Кытай укучылары фәнни олимпиадаларда һәрвакыт алдынгы. Югыйсә, бу илдә белем алу тулысынча түләүле – мәктәпләр дә, югары уку йортлары да. Социологлар ачыклаганча, кытай гаиләләрендәге чыгымнарның якынча өчтән бере белем алуга китә икән. Бәлки, шуңа күрә дә кытайлылар мәктәптә уздырган һәр сәгатьнең кадерен беләдер.

«Билге урынына – балл»

– Кытайның Синьцзян районы Чишмә дигән татар авылындагы гади мәктәптә укыдым. Андагы мәктәпләрне армия белән чагыштырырга була, бездә уку бик авыр, – ди  Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев. – Мәктәпкә бару өчен иртән алтыдан да калмыйча торырга, физик күнегүләр ясарга кирәк. Дәресләр җидедә башлана, кичке бишкә кадәр дәвам итә. Укытучылар өй эшен дә өеп бирә, буш вакыт бөтенләй калмый иде. Дисцип­лина бик катгый: сәбәпсез 12 дәрес калдырасың икән, мәктәптән куалар. Атнага алты көн укыйбыз, якшәмбе – ял. Укучылар шул ял көнендә генә музыкага, сәнгать мәктәбенә, спорт секцияләренә, репетиторларга йөри. Дәресләрдән соң өлгереп булмый.
Россия укучыларының дәресләрдән соң әллә ничә түгәрәккә барырга вакыты калуын күреп, башта бик аптырый идем. Тагын гаҗәп тоелган әйбер – «5»ле, «4»ле, «3»ле билгеләре. Кытайда укучы хезмәте 10нан алып, 100гә кадәр балл белән бәяләнә. Контроль эшләр ай саен булып тора, ләкин иң җитди имтихан мәктәпне тәмамлаганда гына. Россиядәге БДИ кебек тест формасында үтә ул, университетка кабул итү имтиханы дип атала. Киләчәктә югары белем алу-алмау, нинди социаль катлам кешесе булуың шуны ничек тапшыруга бәйле. Аларны сатып алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Имтихан тапшыру бүлмәләренә камералар куелган, 2-3 укытучы синнән күзен дә алмый. Университетларда конкурслар бер урынга 200-300 кешегә җитә, аларны үтү өчен менә дигән урта белем кирәк. Эшкә урнашканда да конкуренция зур.
Базарбай Кытайда урта мәктәп, аннары университет тәмамлый. Өч ел мәгариф өлкәсендә эшли, «Яшен» дигән музыкаль төркем оештырып җибәрә. 2011 елда Татарстанга күчеп килә, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. «Кытай, казах, уйгур, төрек телләрендә иркен аралашсам да, татарча камил сөйләшергә Казанда гына өйрәндем. Без гаиләдә үзара татарча аралашып үстек, әмма диалектыбыз чиста татар теленнән шактый аерыла. Татарстанда яшәүче татарларда руслашу булган кебек, бездә дә кытайлашу процессы күзәтелә», – ди Базарбай.

«Татарларга өч бала рөхсәт ителә»

Кытайның Инин шәһәрендә туып-үскән Вәлиулла Хәсән кечкенәдән Америка, Нидерланд кебек алга киткән илләрдә яшәргә хыялланган. Әмма хәзер аның фикере үзгә: «Һәр кеше үзенең тарихи ватанында, әби-бабалары туган җирдә торырга тиеш», – ди. Ул бүген Казан федераль университетында татар журналисты булырга әзерләнә.
– Кытайда барлыгы 56 милләт яши, шуның 55е аз санлылар исәбендә, – ди Вәлиулла Хәсән. – Кытайда «Бер гаилә – бер бала» программасы озак еллар яшәп килде. Бердән артык бала тапсаң, калганнары «штраф бала» дип санала. Әмма ул канун Хан милләтенә, ягъни кытайларга гына кагыла. Татарлар саны аз булганлыктан (халык саны буенча 54нче урында), аларга гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк бала үстерер­гә рөхсәт ителә. Кытай хакимияте һәрвакыт кече милләтләрне үстерү ягында. Без дә гаиләдә өч малай үстек. Ләкин үзем укыган мәктәптә бердәнбер татар малае идем, шуңа күрә кушаматым да «татар» булды.


%d0%b1%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d1%80
Укучылар мәктәпкә махсус автобус­та яки велосипедта йөри. Буш вакыты булган ата-ана баласын үзе килеп ала. Балалар дәресләр арасында бер класстан икенчесенә күчеп йөрми, һәр сыйныфның үз аудиториясе бар. Укытучылар үзләре кирәкле бүлмәгә кереп укыта.
Ашау өчен карта белән түли идек, ашханәгә көнгә өч мәртәбә керер­гә һәм җаның теләгән ризыкны ашап чыгарга була иде. Швед өстәлендәге кебек, сайлап кына аласы. Бәяләре чагыштырмача кыйммәт түгел. Җыеп әйткәндә, укучыларга барлык мөмкинлекләр дә тудырыла, баш күтәрмичә укы гына!

Сабыйларын иркәләмиләр

Борынгы Кытайда кешегә баласызлык теләү – нык рәнҗетүгә саналган. Гаиләдә бала тавышы гөрләп торыр­га тиешлеге хакында Конфуций да үз хезмәтләрендә язып калдырган. Әмма шул ук вакытта балаларга карата таләпчәнлек, кырыслык кытайларның канында. Мәсәлән, әнисенең чыкканын кибет ишек төбендә икешәр сәгать көтеп утыручы балаларга биредә берәү дә гаҗәпләнми. Аның яраткан уенчыгын яки конфетын бирмәү дә гадәти хәл. Тормышта нинди генә хәл булмасын, сабый беркайчан да ата-анасына, олыларга каршы әйтергә тиеш түгел. Кытай әниләренең төп максаты – тыңлаучан һәм оялчан бала үстерү. Алар фикеренчә, нәкъ шушындый ысуллар белән генә тырышлык, эшчәнлек, чыдамлык, җаваплылык тәрбияләргә була. Ә Кытай халкы нәкъ шушы сыйфатлары белән дан тота да инде.


 Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА 


 
Чыганак: "Гаилә һәм мәктәп" журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: