Кыяда урнашкан серле шәһәр

Испаниянең көньягында, борынгы базальтлы кыялар арасында гаҗәеп шәһәрчек яшеренгән - Сетениль-де-лас-Бодегас. Мондагы урамнар һәм йортлар өстендә гаять зур ташлар эленеп тора. Мизгел эчендә ишелер кебек. Юк ла, гигант кыялар тирән йокыда һәм бер хәрәкәтсез миллион еллап торалар.

Сетениль-де-лас-Бодегас шәһәре Андалусия кыялары арасында 8 гасырдан артык яши. Ләкин монда 25 мең ел элек тә яшәгәннәр дип сөйлиләр.
Шәһәр Кадис дигән Испания провинциясенә кергән һәм Ронда шәһәреннән ерак түгел яссы таулыкта урнашкан. Монда машина белән генә барып җитәргә була, автобусларда экскурсияләрне сирәк үткәрәләр.
Ташлар монда бөтен җирдә дә: аяк астында, диварларда, хәтта баш өстендә дә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең йортлары – киңәйтелгән һәм ныгытылган табигый тау куышлары. Ләкин цивилизациядән артта калган шәһәр түгел бу. Заманча технологияләр уникаль ландшафт белән бик уңышлы ярашкан.
Шәһәр зур бер декорация кебек, әйтерсең лә ниндидер билгесез оста шаяртып, теләсә нинди сыннар ясарга булган.

Таш кантары астыннан узганда куркыта – ә ишелсә? Туристлар курка-курка тоннельләрне йөгереп чыкса, шәһәрдә яшәүчеләр шул ташлар астында машиналарын ук калдыра. Базальт кыялары үз ныклыгын күптән дәлилләгән – аларга милекне дә, үз гомереңне дә ышанырга була.
Шәһәр халкы гел дә гаҗәеп кыюлык белән аерылып торган. Тарихка күз салсак, алар батырларча Рим гаскәриләренең хөҗүмнәрендә нык торган, дошманга аларны блокаданың 15-нче көнендә генә бәреп кергән. Шәһәр исеменең беренче өлеше шуннан килеп чыккан да инде - «Сетениль» «septem nihil» фразасыннан барлыкка килгән, «җиде тапкыр нәтиҗәсез» дигәнне аңлата. Әйе, Рим гаскәриләре шәһәрне алыр алдыннан нәкъ 7 хөҗүм ясаган мондагыларга.

Исемнең икенче өлеше - «де-лас-Богедас» («шәраблы») күпкә соңрак, ХV гасырда монда кыйммәтле шәраб төрләре җитештерелгән чорларда барлыкка килгән. Аларның уникаль рецептларын җирле йөзем үстерүчеләр бүген дә саклый.
ХХ гасырда шәһәр ит продукциясе җитештерү белән танылган. Шуңа күрә Сетениль-де-лас-Богедаска эләккән кешегә, һичшиксез, чоризо – милли кухняның горурлыгы булган казылык тәкъдим итәчәкләр. Тәмлетамаклар өчен дә төрле баллы камыр ризыклары пешерүче кафелар җитәрлек монда.

Шәһәрнең зурлыгы - 82 кв. км. Бүген монда 3000 тирәсе кеше яши.
Таш кантарлары өйләргә бәреп кереп, интерьер өлешенә әйләнә монда.
Кыя электән үк ныклы калкан булган, шәһәр халкын ул бүген дә саклый: кышын каты җилләрдән яшерә, җәен исә җиләслек бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: