Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кызлар гимназиясе “Сабантуй” укый!

Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясендә белем алучылар – «Сабантуй» журналына актив язылучылар. 2022 елның беренче яртыеллыгына да гимназиядән 70 тән артык укучы альтернатив язылуда катнашты.

Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясендә белем алучылар – «Сабантуй» журналына актив язылучылар. 2022 елның беренче яртыеллыгына да гимназиядән 70 тән артык укучы альтернатив язылуда катнашты. «Альтернатив язылу мәктәп-гимназияләр өчен бик уңайлы. Бер яктан, бәясе отышлы булса, икенче яктан, журналларны  гимназиягә үк китереп тә бирәләр. Балалар да соңгы елларда кызыксына башлады. “Уен сәгате” сәхифәсен, комиксларны, буягычларны, өстәл уеннарын бик яраталар. Үз иҗат эшләрен күрү дә бик шатландыра кызларны. Кайбер сыйныфлар тулаем “Сабантуй”ны алдыра. Журналдагы бәйгеләр дә балаларны җәлеп итә”, – ди гимназия китапханәчесе Ләйлә Гайфуллина.

“Сабантуй”га иң күп язылучы сыйныф – 4«Б» сыйныф укучылары исә журнал белән килүче бүләкләрне көтеп алуларын җиткерде. Шулай шул, “Энә дә бүләк, дөя дә бүләк”, – ди безнең халык. Ай саен әле китап кыстыргыч, әле куен дәфтәре, әле каләм бүләк булып килә һәм балаларга бик ошый.

“Иң күп язылучы сыйныф” буларак без дә әлеге сыйныфны билгеләп үтәргә һәм истәлекле бүләкләребезне тапшырырга гимназиягә юл алдык. Без килгәндә укучылар гөр килеп “Йола-фест” фестиваленә әзерләнәләр иде. Һәр яктан милли көйләр ишетелә, кызлар да милли күлмәк-калфаклардан горур атлый, уку кабинетларында репетитцияләр бара. Ел саен гимназиядә татар халык йолаларын саклау, киләчәк буынга җиткерү максатыннан шундый фестиваль үткәрелә икән.

“Безнең сыйныф быел әлеге фестивальдә милли йола-бәйрәмнәрдә башкарыла торган җыр-биюләрне күрсәтергә тиеш. Менә яраткан бәйрәмебез “Сабантуй”га әзерләнәбез. Татар халык җырларын җырлыйбыз. “Сабантуй” журналын да яратып бергәләп укыйбыз”, – диде 4 «Б» сыйныф җитәкчесе Ләйлә Гайнуллина. Укучылар безне җыр-бию белән каршы алдылар да. Китапхәнәчеләре Ләйлә апаларының кулларында бер кочак журналларны күреп, җырлауларыннан туктап калдылар. Журналның декабрь саны аеруча кызыклы һәм файдалы. Ул календарь форматында һәр укучыга барып ирешәчәк. Бүләге дә Яңа ел чыршысында урын алачак.

Гимназиядә узачак фестиваль турында “Яшь хәбәрче” сәхифәсенә язма да әзерлибездип безне озатып калды 12 гимназия кызлары. Укуыгызда уңышлар сезгә, укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев