Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Җир шарының иң биек таулары

Альпинистларда «Җиде тау түбәсе» дигән төшенчә яши. Бу – дөньяның җиде континентында урнашкан тауларның иң биек нокталары. Аларны беренче булып Ричард Басс яулый. Ә «Җиде пик (тауның очлаеп килгән түб...

Альпинистларда «Җиде тау түбәсе» дигән төшенчә яши. Бу – дөньяның җиде континентында урнашкан тауларның иң биек нокталары. Аларны беренче булып Ричард Басс яулый. Ә «Җиде пик (тауның очлаеп килгән түбәсе)» атамасы 1985 елның 30нчы апрелендә барлыкка килә. Альпинизмның төп асылы да – дөньяның иң биек ноктасына юл алганда, табигать әзерләгән барлык каршылыкларны җиңеп чыгу.
Менә алар тауга менүчеләрнең иң зур хыялы булган биеклекләр:
1. Пунчак-Джая түбәсе Индонезиядә, Яңа Гвинея утравында урнашкан. Аның биеклеге – 4884 м. Пунчак-Джая «җиңү пигы» дигәнне аңлата. Беренче тапкыр аны 1962 елда өч австрияле яулый.

2. Винсон массивы Антарктидада, Элсуорт тавында урнашкан. Биеклеге – 4 892 м, озынлыгы – 21 км, киңлеге – 13 км. Беренче тапкыр анда 1966 елда менәләр.

3. Эльбрус – Россия белән Грузия чигендә, Кавказ тауларында урнашакан. Ул Европаның иң биек ноктасы – 5642 м. Эльбруска беренче тапкыр 1829 елның 10нчы июлендә менәләр.

4. Килиманджаро – Африканың (Танзания) иң биек тавы. Беренче тапкыр 1889 елның 6нчы октябрендә яулана. 2008 елның гыйнварында бу тауга иң яшь альпинист – 7 яшьлек Китс Бойд менә.

5. Мак-Кинли тавының урнашу урыны Төньяк Америкада, Аляскада. Биеклеге – 6 194 м. Атамасы АКШ президенты Уильям Мак-Кинли хөрмәтенә бирелгән. Әлеге биеклеккә беренче булып 1913 елның 7нче июнендә америка альпинистлары менә.

6. Аконкагуа Аргентинада, Көньяк Америкада урнашкан. Биеклеге 6 959 м булган бу тау дөньяның иң биек тауларыннан санала. 1897 елны яулана.
 
7. Дөньяның иң биек тавы – Гималайда, 8848 м биеклекле Эверест ул. Аны Джомолунгма дип тә йөртәләр. Беренче тапкыр анда Яңа Зеландияле Эдмунд Хилари һәм Непалдан Тенинг Норгей менәләр. Аппа исемле непал альпинисты Эверестка 21 тапкыр менә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев