Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ландыш Нигъмәтҗанова кызын ник матур киендерми?! /фотолар/

Ландыш Нигъмәтҗановага берәү дәгъва белдергән: “Кызыгызны матур итеп киендерергә акчагыз юкмени соң?!” Җырчы Фирдүс Тямаев та бу хакта үз фикерен әйтергә булган.Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев...

Ландыш Нигъмәтҗановага берәү дәгъва белдергән: “Кызыгызны матур итеп киендерергә акчагыз юкмени соң?!” Җырчы Фирдүс Тямаев та бу хакта үз фикерен әйтергә булган.


Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның балаларының авылдагы тормышын гади халык кына түгел, ә җырчылар да яратып күзәтә. Ландыш инстаграмына видео кую белән һәркем аларга карата соклануын белдерергә ашыга. Бигрәк тә уртанчы балалары – Ләйлә инстаграм “йолдызына” әйләнеп бара. Аның кайбер видеоларын 80 меңгә якын кеше карый. “Кәеф төшкән саен, кереп карыйбыз. Ләйләне күргәч, дөньялар ямьләнеп китә”, – дип яза интернетта утыручылар. Дөрес, араларында гаеп эзләүчеләре дә юк түгел.
[embed]https://www.instagram.com/p/BVwmRH8HR24/[/embed]
Мисал өчен, әлеге видео астына бер ханым: “Ләйләнең чәчләре гел тузган. Һәрвакыт әллә нинди иске киемнәрдән. Матур итеп, курчак сыман киендерергә акчагыз юкмы соң?” – дип канәгатьсезлек белдергән. Аңа җавап итеп башкалар менә нәрсә яза:
Сиринә:
– Баланың фантазиясе булганда тиз генә төшереп калабыз. “Әйдә, матур яулык бәйлим”, – дип тормыйсың.
Ләйсән:
– Ландышның балалары ясалма түгел, рәхәтләнеп авылда йөриләр. Матур итеп татарча сөйләшәләр. Кайбер артистларның балалары бер кәлимә татарча сүз әйтә алмый.
Гөлназ:
– Авыл җирендә балаларны ничек киендерсәң дә, ярты сәгатьтән быкыр булалар. Минемчә, балалар рәхәтләнеп, тәгәрәп үсәргә тиеш.

Җырчы Фирдус Тямаев та җавапсыз калмаган:
– Без гаиләбез белән һәрбер чыгарылышны көтеп алабыз. Яратып, сокланып карыйбыз. Бүгенге заманда бала киендерү белән проблема юк. Фәрит белән Ландышның 20 бала карарлык хәлләре бар, Аллага шөкер. Без абыйларның киемнәрен киеп үстек. Ләйләне караган саен балачак искә төшә, күзгә яшь тыгыла, күңелгә рәхәт була. Балаларны авыл тормышы белән таныштырып үстерергә бик күп көч кирәк. Хәзер алар компьютер, телефонда утыра, урамга да чыгарып булмый. Кадерле, дуслар! Әйдәгез, һәрберебезнең балаларына исәнлек-саулык телик. Телен, динен онытмыйча, әти-әни тәрбиясендә үссеннәр! – дигән Фирдүс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев