Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен фоторамканы ничек ясарга? /ВИДЕО/

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан  “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага татарстанлылар да бик теләп кушыла...Әлеге полкның төп билгесе – Бө...

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан  “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага татарстанлылар да бик теләп кушыла...

Әлеге полкның төп билгесе – Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары урнаштырылган фоторамка, ягъни транспарант. Әлеге җиһазны махсус фирмалардан сатып алырга мөмкин. Тик биредә аның бәясе якынча 500 сум тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта әлеге транспарантны үз кулларың белән ясарга да мөмкин. Болай эшләгәндә фоторамка бәясе күпкә очсызрак чыгачак. Без укучыларыбызга әлеге җиһазны ясау ысулын өйрәтергә булдык. Моның өчен  рамка, ике яклы скотч, суүткәргеч торбасы һәм ике махсус беркетү җайланмасы кирәк булачак.
1. Башта, әлбәттә, фотоны сканер ярдәмендә компьютерга кертергә кирәк. Сканер булмаган очракта фотоны яңадан фотога төшерергә мөмкин.
2. Әгәр дә әби-бабайларның үзләре генә төшкән фотолары булмаса, әлеге фотоны үзгәртергә туры киләчәк. Моның өчен компьютердагы махсус программалардан файдалану да җитә. Әгәр дә компьютерда андый программа юк икән инде, аларны интернет аша да табарга мөмкин.
3. Хәзер фотоны принтердан чыгарабыз һәм алдан сатып алынган фоторамкага урнаштырабыз. Шунысы мөһим: әлеге рамка пыяласыз булса яхшы. Ник дигәндә, “Үлемсез полк”та әлеге транспарантны шактый озак күтәреп йөрергә туры киләчәк.
4. Хәзер инде әлеге рамка өчен тоткыч әзерлибез. Моның өчен суүткәргеч торба һәм махсус беркетмәләр кирәк булачак. Пластмасстан эшләнгән торба исә – иң уңайлысы. Берткетү җайланмасын да, суүткәргеч торбаны да төзелеш кибетләреннән сатып алырга мөмкин.
5. Берткетү җайланмаларын ике яклы скотч ярдәмендә рамканың өсте һәм астына ябыштырабыз, аннары шунда әлеге махсус торбаны урнаштырабыз.
6. Транспарант әзер!

//События недели//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев