Малай һәм кадаклар

Яшәгән ди, булган ди начар холыклы бер малай. Беркөнне әтисе аңа бер капчык кадаклар бирә дә, начарлык эшләп, дусларын үпкәләткән саен аларны баганага кагарга куша.
Беренче көнне малай утыз җиде кадак кага. Алдагы атналарда ул сабыр, дуслары белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша.
Шулай итеп, коймага каккан кадаклары көннән көн кими бара. Кадакларны кагуга караганда, сабыр булып калырга күпкә жиңеллерәк икән!
Менә, ниһаять, коймага бер кадак та кагылмаган көн килеп җитә. Шунда, малай әтисе янына килеп, бу сөенечле хәбәрне аңа да җиткерә. Әтисе аңа икенче бирем бирә: яхшы гамәл кылган саен коймага кагылган кадакларны берәм-берәм тартып чыгарырга куша. Көн артыннан көн үтә. Инде менә, ниһаять, малай коймадагы бөтен кадакларны да кире тартып чыгара.
Әтисе улын койма янына алып килә һәм әйтә: “Улым, син үзеңне яхшы тоттың, ләкин кадаклар калдырган шушы тишекләргә кара әле. Син кешеләр белән ачуланышып, аларга авырлык китерә торган ямьсез сүзләр әйткән вакытта, кешенең күңеленә дә менә бу тишекләргә охшаган яра китерәсең. Инде ул кешедән күпме генә гафу үтенсәң дә, яра барыбер кала. Күңел ярасы тән ярасы кебек үк авырта, йөрәкне елата."
Начар кешеләр белән берәүнең дә дуслашасы килми! Ә бит дуслар – ул сирәк  хәзинә, алар сиңа сөенеч бүләк итәләр. Дусларың булу – бик зур бәхет, моның кадерен белү кирәк…”
Кечкенә малай әтисенең әлеге сүзләрен гомерлеккә исендә калдыра. Алдагы көннәрендә кешеләр белән бары дус-тату яшәргә тырыша.
кад
Сабыем.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: