Матур бәйге кешеләрне караклыкка да тарта ала [үткәннән бүгенгә караш]

Җәйге 30 дәрәҗәле эсседә урамда утыртылган чәчкәләр яшәү өчен көрәшкән көннәрдә, узган ел Казан мэры Илсур Метшин фатихасы белән үткәрелгән «Чәчәк атучы Казан» (“Цветущая Казань”) бәйгесендә катнашкан Зәлия ханымны очраттык. Былтыр анда оешмалар гына түгел, гади кешеләр дә бик теләп, тырышып катнашкан иде.
“Бу проектта җиңелгәннәр юк, без барыбыз да җиңүчеләр, чөнки шәһәребез тагын да ямьләнеп, матураеп китте”, дип әйткән иде Илсуп әфәнде, бәйгегә нәтиҗә ясап.
Һәркем үз өй алдын, бакчасын бизәргә, хәтта әкияткә әйләндерергә тырышты. Казанда яшәүче Зәлия ханым да гаиләсе белән өй кырыен чәчәккә күмеп, урамнарында тылсымлы, матур урын ясады.
“Мин кечкенәдән бакчада казынырга, бигрәк тә чәчәкләр белән шөгыльләнергә, аларның төрлесен үстерергә яратам. Кызым бәйге турында әйткәч, аның хыялын чынга ашырырга булдык.  Бәйге дип кенә түгел, ә эшкә барып-кайтып йөргән чакларда күзне иркәләүче, үзенз тартып торучы матур урын ясарга тырыштык.
Бернинди плансыз, кул астындагы юк-бардан, интернеттан һәм үзебез уйлап тапкан төрле клумбалар оештырдык. Фигуралар барлыкка килде. Бергә эшләгәч, авырлыгы сизелмәде дә: ирем кисте, бөкте, иң беренче авыр эшләрне ул башкарды; мин формасын китерергә булыштым,чәчәкләрне утырттым, ә кызым савытларны буяп, фигураларны җанландырды.
Үтеп баручылар, күршеләр безнең эшебез белән канәгать булып, уңышлар теләп, сокланып йөрде. Эшебез белән без дә бик канәгать идек, чөнки безнең өй яны төрле төсләргә күмелде, әкият утравын хәтерләтә башлады. Акча-көч жәлләмәдек, буш вакыт саен үз эшебездә идек, чәчәкләрне утырттык, алар хуш ис, ямь биреп атты. Фотолар ясап, конкурска җибәрдек, ә мактаучылар саны көн дә арта барды. Безнең өй янында хәтта фотога да төшеп китә башладылар. Күңелем гөрләде: кешеләргә куаныч китерәм дип уйладым…
Тик чәчәкләрнең шаулап аткан чагында мин алар арасындагы иң кыйбатлыларның кимеп баруын сиздем. Ә бер көнне иртә белән чыккач, күземә күренә дип уйладым… кемдер минем иң матур, затлы лилия чәчәген клумбадан җире белән казып алып киткән. Һәм шушы хәл дәвам итте: кемдер без күрмәгән арада петуния, лилия чәчәкләрен, хәтта ясалма чәчәкләрне дә урлый барды. Безнең кәефебез югалды, шушы каракка бик рәнҗедем, ул бит без чын күңелдән тырышып утырткан чәчәкләр иде, ә алар урынында тишекләр генә кала барды.
Бүтән урлатмас өчен иң затлы, матур чәчәкләрне казып алып, бакчага утыртырга туры килде. Күршеләр дә бу хәлгә бик гаҗәпләнде, киңәшләр белән булышырга теләде, без булмаганда  өй янына күз-колак булып торгалады. Тик каракны без тапмадык, чәчәкләрне дә кире кайтара алмадык. Әле урлап кына түгел, чүп тулы пакетлар, тәмәке, сыра шешәләрен дә клумбалар өстенә ыргытып калдыргаладылар. Шушы хәлләрдән соң кыйммәтле, матур чәчәкләрне урам ягына утыртмаска булдык, фигураларны да яхшырак бөркеттек. Кешеләрнең бу кадәр тәртипсезлеге, намуссызлыгы башыма сыймый. Без бит беркемгә дә начарлык эшләмәдек, киресенчә, балалар һәм олылар, үзебез өчен дә матурлык ясарга тырыштык.
Быел да чәчәкләр утырттык, тик гадиләрне генә, безгә карап, күршеләр дә өй яннарын матурайтты, чәчәкләр бизә җибәрде җибәрде. Хәзер инде чәчәкләребезне барлыйбыз, шикләнеп күзәтеп торабыз, ләкин безнең өй кырые әле дә кешеләрнең, үзебезнең күзне кызыктыра, димәк, тырышлыгыбыз юкка булмаган.
Минем иң зур теләгем – кызларымда да чәчәкләргә, җиргә карата мәхәббәтнең яшәве. Ә урлаучылар, матурлыкны бозучылар алар бар һәм булачак, безнең өчен әлеге күңелсез хәл бары яхшы дәрес  булып калачак”, дип сөйләде Зәлия ханым.
[gallery size="full" ids="2359,2360,2361"]
Гөлия Гәләвиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: