Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Матур күренәсең килсә...

Безнең һәрвакыт матур булып күренәсебез килә. Борынгы  кешеләрнең дә  матур булып күренәселәре килгән.Борынгы заманнарда да матур булып күренү өчен төрле җайланмалар кулланылган. Аларны хәзер үтүк алы...

%d1%81%d0%b0%d0%bd%d0%b4%d1%8b%d0%ba
Безнең һәрвакыт матур булып күренәсебез килә. Борынгы  кешеләрнең дә  матур булып күренәселәре килгән.
Борынгы заманнарда да матур булып күренү өчен төрле җайланмалар кулланылган. Аларны хәзер үтүк алыштыра. Үтүк тарихы борынгыдан ук килә. Иң беренче дымлы киемнәрне үтүкләү өчен яссы ташлар кулланганнр. Кием  кипкәч, яссы таш белән басылган урыннары үтүкләнгән кебек булган.
Шулай ук сандык өстенә бөгәрләнгән киемнәрне куеп, алар өстенә берәр кешене утыртканнар.
Үтүккә охшаган беренче әйбер – таба. Эченә  кызган күмер тутырылган таба белән кер үтүкләү  зур осталык таләп иткән: кызган күмер киемгә төшсә -  ни буласын үзегез дә беләсез.
Россиядә 7-8 гасыр элек киемнәрне шома таякка урап, сырлы такта өстендә тәгәрәтә  башлаганнар.
XVIII гасыр урталарында эченә күмер салып үтүкли торган 10 кг авырлыктагы үтүкләр барлыкка килгән. Соңрак парга, газка, хәтта спиртка эшли торган үтүкләр уйлап табылган.
1882 елда Генри Сили электр үтүген рәсмиләштергән. Электр үтүгенең тарихы шул елдан башлана.
Ә хәзер кибеткә керсәң, җаның теләгән үтүкне сайлап алырга була.
 
%d0%bf%d0%b0%d1%80
%d1%83%d1%82%d1%83%d0%ba
 
 
Мәгълүмат  һәм фотолар    filipoc.ru  сайтыннан
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев