Мәче гомерне озынайта

Мырауҗаннарның кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясавы күптән мәгълүм. Алар хуҗаларның кәефен күтәрә, стресслардан саклый, кан басымын җайга сала. Эдинбург (Шотландия) университеты галимнәре, 40-85 яшлек 10 мең кеше катнашында тикшерү үткәреп, мәче асраучыларда инфаркт һәм инсульт булу куркынычының уртача 18-20 процентка кимрәк икәнен ачыклаганнар. Монаннан тыш, песиләр гомерне дә озайта. Галимнәр аңлатып булмый торган закончалык тапканнар: мәче асраган ирләр озаграк яши икән. Мәсәлән, 85 яшькә җиткән британиялеләрнең 70 процентының өендә мыраубикәләр яшәгән. Мәче мыраулавы кешенең баш миендәге ләззәт үзәгенә уңай тәэсир итә һәм бәхет гормоны – серотонин бүлеп чыгаруны арттыра. Мәчене сыйпаганда, кешенең кан басымы төшә, ул тынычлана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дуслык җепләре ныгысын Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.
-
Комикс яса – планшет от! Дустым, сине «Мин комикс ясыйм» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
-
Баланы югары сәнгатьне яратырга ничек итеп өйрәтергә? 15 апрель – Халыкара сәнгать көне