"Мечниковның ачыган сөте" гомерне озынайта

Йогуртның туган җире – Балкан утраулары, Болгария, Греция, төркия илләре. ”Йогурт”сүзе иске төрек телендәге “йокулт” сүзеннән алынган. Элек – электән Рәсәйдә - катыкка, Украинада ряженкага өстәнлек бирелә иде. Ә бүген кибет киштәләрендә җир җиләге, чия, карлыган, ананас, банан тәме килеп торган матур савытлы йогуртлар ныклы урын алды.
Ә сез йогуртның совет заманында ук булганын беләсезме? Тик ул вакытта аны “Мечниковның ачыган сөте” дип йөрткәннәр. 1910 елда ук И.И. Мечников кеше гомерен озайту өчен эчәктә черү процессын киметүче әчкелтем сөт ризыкларын күбрәк ашарга кирәк дигән тәкъдим ясый. Белгечләр арасында “тере” әчкелтем сөт продукты гына, ягъни тере болгар таякчыгы һәм термофиль стрептококк булган ризык кына “йогурт” дип атала дигән фикер йөри.
Сөткә оеткы саласың да - “тере” йогурт әзер. Аны 30 тәүлек чамасы суыткычта сакларга була, өстәвенә ул дәвалау сыйфатына да ия.

Безнең илдә “йогурт” дип тере күзәнәкле генә түгел, ә термик эшкәртү үткән, ягъни җылытып эшкәртелгән оеган сөтне дә әйтәләр. Мондый эшкәртү нәтиҗәсендә микрофлора юкка чыга, әмма мондый йогуртлар өй шартларында 1 ел дәвамында саклана алалар.Тик аның дәвалау сыйфатлары юкка чыга. Тере күзәнәкле йогуртларда сөт шикәре бүленү нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөт кислотасы ашказаны, эчәктә черү процессын әкренәйтү сәләтенә ия.

Ә инде бифидобактерияләр булган йогуртларда беррәттән эчәкнең нормаль микрофлорасын тергезү процессы да бар. Кешенең сәламәтлеге һәм озак яшәве турыдан – туры эчәк микрофлорасына бәйле. Аның 85-98 % бифидобактерияләр тәшкил итә. Алар ферментар барлыкка килү процессында катнаша, витаминнарны синтезлаштыра, аксым һәм минераллар алмашы күрсәткечен яхшырта. Бифидобактериянең организмда аз күләмдә булуы иммунитет какшатуга китерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: