Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Менә шундый бәйрәм!

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

1 июнь – җәй башы гына түгел. Бүген әле бик тә мөһим бәйрәм дә – Халыкара балаларны яклау көне! Әлеге көн уңаеннан бөтен дөньяда бик күп кызыклы, файдалы чаралар үткәреләчәк. Ә “Сабантуй” журналы редакциясе үзенчәлекле бүләк әзерләде. Журналыбызның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова балалар өчен Г.Тукай әдәби музеенда “йолдызлы” экскурсия уздырачак. Экскурсия бүген 13.00 сәгатьтә башлана. Аңа журналның Инстаграмдагы аккаунтында @sabantuy_journal алып барылачак туры эфирда кушыла аласыз.

Моннан тыш, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан игълан ителгән “Балага “Сабантуй” бүләк ит!” акциясе дә дәвам итә. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем балалар йортлары, күп балалы, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга “Сабантуй” журналына язылу бүләк итә ала. 1 июньнән 10 июньгә кадәр моны арзанрак бәягә эшләп була. Язылу декадасы вакытында “Сабантуй”га ярты елга язылу нибары 405 сум 36 тиен. “Сабантуй” белән баланың һәр көне бәйрәм булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев