Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Милләт байлыгын саклаучы "Мирас"

Халыклар дуслыгы йортында “Мирас” үрнәкле балалар бию ансамбленең хисап концерты узды. Үмәров Дәүләт Исмәгыйлевичның җитәкчелеге астында 13 ел дәвамында эшләгән ансамбль күпсанлы бәйгеләрнең лауреат,...

Халыклар дуслыгы йортында “Мирас” үрнәкле балалар бию ансамбленең хисап концерты узды. Үмәров Дәүләт Исмәгыйлевичның җитәкчелеге астында 13 ел дәвамында эшләгән ансамбль күпсанлы бәйгеләрнең лауреат, гран-при исемнәренә ия. Шулай ук ансамбль Франция, Италия, Чехия илләрендә Татарстанны танытуы белән горурлана ала.

Концертта мираслыларның төрле буын биючеләре катнашты. Беренче сыйныфларның бу кичәдә дебютлары булса, ансамбльдә шогыльләнүләрен инде күптән тәмамлаган яшьләр, тамашачы түземсезләнеп көткән “Татар моңы” биюен ничәнче тапкыр башкаруларын үзләре дә белмидер, мөгаен.
“Мирас” бию ярдәме белән балаларны дөньяга икенче төрле караш белән карарга, үзенең милләтен хөрмәт итәргә өйрәтә. Ансамбльдә катнашкан вакыт эчендә мин үз көчләремә ышана башладым, сәхнәдән куркуымнан котылдым, шулай ук мин халкыбызның төрле гореф-гадәтләре, йолалары, татарның бию төрләре белән таныштым. Болар барысы да мине ансамбльга, биюгә гашыйк итте. Бәлки нәкъ менә шул минем 20 яшемдә дә балачагым ансамбле белән чыгыш ясавыма сәбәпледер”, − ди Җәмилә Камалетдинова.
Концерт программасында Әчтерхан, Себер, Самара, Кырым, Мәлки керәшен-татарларының һәм Авар халкының биюләре дә, заманча Hip-Hop биюләре дә башкарылды.
Концерт ахырында ансамбльның җитәкчесе Дәүләт Исмәгыйлевич балаларның әти-әниләренә бу концертны оештырырга ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде. “Балалар ел дәвамында үзләренең осталыкларын, бу матурлыкны күрсәтер өчен тырыштылар. Татар халык биюенең матурлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтер өчен тырыштылар! Мирас – укытучылар, балалар, әти-әниләрдән торган зур төркем һәм без бергә булганда гына көчле!”− ди ансамбльның җитәкчесе.
 
Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев