Министрга сорау бирә торыгыз

28 августта илкүләм әти-әниләр җыелышы узачак. Аның барышында Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов әти-әниләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Сорауларны инде бүген үк юллый торырга була. Моның өчен Россия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис бар. Әти-әниләрнең мөрәҗәгатьләрен 22 августка кадәр кабул итәчәкләр. Онлайн-трансляция әти-әниләр җыелышында дөньяның теләсә кайсы почмагыннан катнашырга мөмкинлек бирәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кычыткан ашы Быел кычыткан ашы пешердегезме әле?
-
Иң файдалы бөҗәк 20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне
-
Матбугат көне белән! 19 май – Татарстан матбугаты көне