Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«МИННӘН БҮЛӘК» марафоны

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, без, «САБАНТУЙ» журналы редакциясе «МИННӘН БҮЛӘК» дип аталган марафон игълан итәбез!

Марафон тарихы:
Әлеге марафон редакциябез тарафыннан 3 нче ел үткәрелә. Әлеге марафонда әти, бабай, абый, энекәшләре булган барлык гаиләләр дә катнаша. Беренче елны ул «ӘТИЕМӘ БҮЛӘК» исеме астында уздырылса, узган ел һәм бу елны без аны сезгә таныш - «МИННӘН БҮЛӘК» исеме белән үткәрергә уйладык. Марафон гадәттә 7 көнлек биремнәр белән үрелеп бара. 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
«МИННӘН БҮЛӘК» марафоны биремнәре дә патриотик рухны үстерергә һәм гаилә мөнәсәбәтләренә юнәлтелгән булачак. Әйдәгез, шартлар белән танышабыз. «МИННӘН БҮЛӘК» марафонының шартлары:
Әлеге постка лайк куегыз һәм комменатрийларда КАТНАШАМ дип языгыз. Шулай ук, үзегезнең вконтакте битегезгә дә күчерергә (пересылка) онытмагыз. «САБАНТУЙ» журналына 2025 елның икенче яртыеллыгына язылу квитанциясен безнең вконтакте төркемебезгә хатка юллагыз (сообщения). Хатыгызда катнашучының һәм җитәкчегезнең исем, фамилиясен язарга онытмагыз. Әлеге исемнәр диплом һәм сертификатларда урын алачак. Биремнәрне үзегезнең вконтакте битегездә үтәгез һәм сылтамасын безгә юллагыз. Биремнәрне әлеге хештеглар белән дә билгеләгез:
#марафон #миннән_бүләк #миннэн_булэк2025 #сабантуй_журналы #сабантуй_журналы100 #сабантуй100 #сабантуй_журналы_марафон Барлык катнашучыларның да вконтакте бите ачык булсын. Юкса үтәлгән матур язмаларыгыз безгә күренмәячәк.
Искәрмә: кайбер катнашучылар битләрен ачмыйбыз ләкин катнашасыбыз килә дисез икән, эшләгән эшегезне скрин итеп, шартлар буенча соратылган фото-видеоларны шулай ук хат итеп безгә юллагыз. Кабул итәбез.
«МИННӘН БҮЛӘК» марафонының бүләкләре:
Марафон биремнәре 20, 22, 24, 27, 29, 31 гыйнвар һәм 3 февраль көннәрендә «Сабантуй» журналы вконтакте битебездә урнаштырылып барачак.10 февраль көнне вконтакте төркемебездә туры эфир вакытында җиңүчеләрнең исемнәрен әйтәчәкбез. 5 номинация буенча җиңүчеләребезгә «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшыралачак. Барлык катнашучыларга да электрон сертификатлар юлланачак.Җиңүчеләрне Казан шәһәрендә бүләкләү чарасында да көтеп калабыз (төгәл көнен һәм сәгатен соңрак хәбәр итәрбез).Уңышлар сезгә!

БЕРЕНЧЕ БИРЕМНЕ 20 ГЫЙНВАР КӨННЕ КУЯЧАКБЫЗ.

#марафон #миннән_бүләк #миннэн_булэк2025 #сабантуй_журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев