Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп укучысы өчен өстәл белән урындыкны ничек сайларга?

Җәйге каникуллар никадәр озын булып тоелмасын, 3 ай сизелмичә узып та киттте. Һәм менә янә безне мавыктыргыч дәресләр, күңелле тәнәфесләр көтә. Белемебезне арттырырга, мәктәптә үткән вакытыбызны файда...

Җәйге каникуллар никадәр озын булып тоелмасын, 3 ай сизелмичә узып та киттте. Һәм менә янә безне мавыктыргыч дәресләр, күңелле тәнәфесләр көтә. Белемебезне арттырырга, мәктәптә үткән вакытыбызны файдалы итеп үткәрергә тырышыйк!
Укучы мәктәптә генә белем алып калмый, әле бит өй эшләрен дә эшлисе бар. Шуңа да, һәр баланың үз өстәле, почмагы булырга тиеш. Әлеге эш урынын булдыруның үз кагыйдәләре бар:
- Беренчедән, дәресләр әзерләү өчен махсус өстәл булуы яхшы. Әгәр дә өстәл белән урындыкның биеклеген үзгәртеп булса - тагын да яхшы. Чөнки мондый өстәлне бала озак вакыт дәвамында куллана алачак.
- Өстәлдә лампа бар икән, аны сул якка куярга кирәк. Өй эшләрен кояш яктысында әзерләргә киңәш ителә, шуңа да тәрәзәләрне капламагыз. Ә караңгы вакытта өстәл лампасын кулланыгыз.
- Өстәмә тартмалар, китаплар өчен стеллаж булуы да яхшы. Укучы бала барлык әйберләрен үзенә уңайлы итеп урнаштыра алачак.
- Өстәл, урындык алганда баланың буен белү кирәк. Түбәндәге таблица аларны дөрес сайларга ярдәм итәчәк:
rfhnf Фото: kniga-stroitelia.ru
Иң мөһиме, бала өй эшен эшләгәндә дөрес утырырга тиеш. Бары шул очракта гына сәламәтлеккә зыян килмәячәк.
ghfdbkmyj Фото: www.novate.ru
 
Төп фото: nadysha.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев