Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп юлы ачык: “Игътибар – балалар!”

Көтеп алган уку елы да җитте! Димәк, иртә-кич мәктәпкә илтүче сукмак, шәһәр, авыл урамындагы белем йортына илтүче юллар бала-чагадан өзелеп тормаячак. Шуңа да Белем көне белән генә котлап калмыйбыз, ә...

Көтеп алган уку елы да җитте! Димәк, иртә-кич мәктәпкә илтүче сукмак, шәһәр, авыл урамындагы белем йортына илтүче юллар бала-чагадан өзелеп тормаячак. Шуңа да Белем көне белән генә котлап калмыйбыз, ә хәерле юллар да телибез!

Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь азагында арта төшә. Бу аңлашыла да: озакка сузылган җәйге каникул вакытында балалар юл йөрү кагыйдәләрен онытып җибәрә, юлда иминлекне саклау осталыкларын да югалта.
Хәвефкә ничек юл куймаска? Иң беренче чиратта, баланы кабат транспорт мохитенә күнектерергә кирәк. Шул максатка ирешү өчен Татарстанда елдагыча “Игътибар – балалар!” дип аталган профилактик чара уздырыла. Быел ул 20 августта старт алып – 9 сентябрьдә төгәлләнә.
Чараның максаты нидә? “Игътибар – балалар!” чарасы балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, һәлакәтләрне булдырмау, балалар һәм үсмерләрнең юлларда имин йөрү күнекмәләрен искә төшерү.
Кисәтәбез! Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе: “Юл хәрәкәтендә катнашучы барлык кешеләрне аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз. Әти-әниләр балаларының иминлеген зур җаваплылык тоеп кайгыртсын иде. Барыннан да элек балаларны үзләренә куркыныч тудырган җирлекләрдә, шул исәптән юл буйларында калдырмагыз. Кабат искә төшерү урынлы булыр: баланы 7 яшькә кадәр автомобильдә махсус креслода гына йөртергә рөхсәт ителә. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә 7-11 яшьлек баланы арткы утыргычта куркынычсызлык каешы эләктереп кенә йөртү рөхсәт ителсә дә, без 7 яшьтән соң да махсус креслога утыртырга киңәш итәбез. Дөрес аңлагыз, бу – балалар иминлеге өчен!
Белеп торыйк! 2018 елның 7 аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 баланың гомере өзелгән һәм 339 сабый төрле тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы вакытында 328 һәлакәттә 10 бала вафта булган, 343е имгәнгән.
Ниләр башкарыла? “Игътибар – балалар!” вакытында Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе төрле чаралар уздыра. Алар арасында:
- балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр уза;
- җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын киметү максатыннан профилактик чаралар;
- яктылык кайтаргыч элементларны киңрәк таныту чаралары;
- балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен кисәтүгә юнәлдерелгән эшләр (андый фактлар турында алга таба профилактик чара үткәрү өчен белем бирү оешмасына хәбәр ителә);
- дәүләт автоинспекторлары катнашында балаларның юлдагы иминлегенә багышланган әти-әниләр җыелышлары;
- сәламәтләндерү лагерьларында юлдагы иминлеккә багышланган бәйге һәм викториналар;
- белем бирү йортлары янындагы юлларны тикшерү – светофор, юл читендәге киртәләр һәм юл билгеләренең булу-булмавын ачыклау кебек чаралар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев