Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә ике тапкыр кайнар аш кирәкме?

Министр куша, ата-аналар каршы: мәктәптә ике тапкыр кайнар аш кирәкме? Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәп укучыларына ике тапкыр кайнар ризык ашатмаучы районнарны тәнкыйть утына...

Министр куша, ата-аналар каршы: мәктәптә ике тапкыр кайнар аш кирәкме? 
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәп укучыларына ике тапкыр кайнар ризык ашатмаучы районнарны тәнкыйть утына тотты. Аның фикеренчә, мондый ризык авыруларны кисәтергә, эшчәнлекне, укучыларның өлгерешен арттырырга сәләтле.
Укучыларны сыйфатлы тукландыруны оештыру мәсьәләсе республика һәм муниципалитетлар күләмендә дә төп мәсьәлә булып кала бирә. “Автобуслар балаларны иртәнге 7дән мәктәпкә ташый башлый. Ул баланың ничек ашыйсы килмәсен?” – ди Энгель Фәттахов. Министр телгә алган «кара исемлек»тә Актаныш, Баулы, Кама Тамагы, Кукмара, Минзәлә, Питрәч, Ютазы районнары бар.

“Мәйдан җитми”


Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Гаянова сүзләренчә, районда 100 процент укучы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Көнгә бер мәртәбә. Ә ике тапкыр кайнар ризык бирү өчен ашханәләрнең мәйданы җитми. Мәсәлән, 750 укучы белем алган лицейда һәр тәнәфес саен балалар чиратлашып ашханәгә барса да, төшке ашны көн азагында гына ашап бетерәләр. Кукмарада шундый дүрт мәктәп бар. Аларда балаларны ике тапкыр ашату мөмкин түгел.
– Озынайтылган көн төркемнәрендә ике тапкыр ашату каралган. Өстәмә ашату дигән әйбер дә бар. Анысын мөмкинлеге булган укучы турыдан-туры сатып ала. Роспотребнадзор төзегән бердәм меню белән эшлибез. Апрельдән авыл мәктәпләрендә ике тапкыр кайнар ризык ашатуны оештырачакбыз, – диде Альбина Гаянова.
Бүген Кукмара мәктәпләрендә тулы бер төшке аш уртача 24 сумга төшә.
Минзәлә дә «кара исемлек»тә
Минзәлә районында укучыларга иртәнге һәм төшке кайнар аш бирелә. Әмма алар да «кара исемлек»кә эләккән, чөнки I-VI сыйныф укучыларын гына ике тапкыр ашаталар. Район мәгариф бүлегендә укучыларның туклануы буенча төп белгеч Елена Мадишина безгә тулы менюны атады.
– Иртәнге ашка сөтле ботка, йомырка тәбәсе бирәбез. Укучылар аны икенче дәрестән соң ашый. Тулы төшке аш составына гарнир белән ит, балык, тавык каралган. Балалар беренче көнне бәрәңге белән балык ашаса, икенче көнне макарон белән тавыктан авыз итә. Атнага бер тапкыр аш пешерелә. Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә, менюга сырниклар керттек. Ул балаларга апрельдән бирелә башлаячак, – диде ул.
Бүген Минзәлә районының башлангыч сыйныф укучылары төшке аш өчен – 23, шуңа өстәп иртәнге аш өчен тагын 10 сум түли. Өлкән сыйныфларның бер тапкыр ашавы 25,10 сумга төшә.


Яңа меню нигезендә
Министрның шелтәсен Кама Тамагы районы ялгыш алган булуы да ихтимал. Мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Зиннәтуллин сүзләренчә, укучыларны 10 марттан ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итә башлаганнар.
– Урта мәктәпләрдә икешәр тапкыр кайнар ризык бирелә, – диде ул. – Иртәнге ашның бәясе – 24-32, төшке аш – 45-56 сум. Район буенча 92 бала ташламалы туклануга ия. Һәр мәктәпнең үз ашханәсе бар. Мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә дә менюга керә. Ул 1,50-2,80 сум тәшкил итә. Әмма ул исәп-хисап алып  бару өчен генә санала, гомуми суммага керми.
Питрәч районы мәгариф бүлеге бүлеге башлыгы урынбасары Марина Харитонова дүртенче чиректә балалар яңа меню буенча туклана башлый, диде. Аның нигезендә, һәр укучы кайнар төшке аш белән тәэмин ителәчәк.
“Әти-әниләр каршы”
Ютазылылар мәгариф министрының шелтәсен турыдан-туры кабул итә.  Район мәгариф бүлеге баш белгече Айгөл Хәйдәрова укучыларга ике тапкыр кайнар ризык бирелмәүне әти-әниләр теләгенә бәйләде. “Күпчелек әти-әниләр өстәмә акча түләүгә каршы”, – диде ул. Бүген Ютазы укучылары кайнар төшке аш белән туклана.
Белгеч сүзләренчә, кайбер мәктәпләрдә сынау рәвешендә ике тапкыр ашатуны кертеп караганнар. Тик бу әлеге дә баягы әти-әниләр кесәсенә суга. Әйтик, авылларда бүген бер баланы тукландыру 28,50 сумга төшә. Аның 22 сумын ата-ана түли. Бистә мәктәпләрендә бер төшке аш 31 сум тәшкил итә. Аның 25 сумын шулай ук әти-әни түләргә тиеш.

Очын-очка ялгап, бер хезмәт хакына гына яшәүче гаиләләр дә аз түгел. Әгәр гаиләдә ике-өч бала булса, аларның һәрберсенә өстәмә түли башласаң, кесәгә шактый сугарга мөмкин. Бер балага туклану өчен бюджеттан 6,80 сум акча бүленә. Калган чыгымны әти-әни каплый. Шуңа күрә күбесе “бер тапкыр ашаса, шул җиткән” дигән фикердә.
Чулпан ШАКИРОВА
//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев