Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә ничек яхшы укырга?

Менә тиздән укулар да җитәр. Билгеле, ямьле җәйләрдән соң сары көзгә керү, бигрәк тә уку сәгатенә ияләшеп китү авырга туры килер. Укырга теләкне ничек арттырырга? Ничек яхшы билгеләргә генә укырга? Әл...

Менә тиздән укулар да җитәр. Билгеле, ямьле җәйләрдән соң сары көзгә керү, бигрәк тә уку сәгатенә ияләшеп китү авырга туры килер. Укырга теләкне ничек арттырырга? Ничек яхшы билгеләргә генә укырга? Әлеге сорауларга җавапны бездән белә аласыз!
-Дәрестә актив һәм игътибарлы эшлә. Теманың төп өлешен, аны өйрәнүнең максатын аңларга тырыш. Өй эшен төгәл яз. Вакытыңны дөрес итеп бүл.
-Өйдә теманы өйрәнгәндә укытучының дәрестә сөйләгәнен искә төшер.
-Әзерләнгәндә китаптагы таблица, рәсемнәр белән файдалан һәм терминнарга, шартлы билгеләргә, физик зурлыкларга, үлчәү берәмлекләренә игътибар ит.
-Параграф сорауларына җавап бир, аннары биремнәрне башкар.
-Аңлашылмаган моментларны дәфтәргә яз һәм бу сорауларны башка укучылар һәм укытучылар аша ачыкла.
-Күзәтүчән бул. Дәреслек белән чикләнмә.
-Өстәмә әдәбият укы. Ачышлар белән танышып тор.
-Яңалыкка омтыл. Дәресләргә дә өстәмә мәгълүматлар табып килә аласың.
-"Ни өчен яхшы укырга?" дигән сорауга "җавап" бир. (Мәсәлән, мәктәпне алтын медальгә бетерү өчен, теләгән уку җиремә керер өчен, яңа телефон алу өчен һ.б)
-Синнән әйбәтрәк укучы сыйныфташларың белән дуслаш, алар белән утырырга тырыш.
Яңа уку елында "5"леләр генә алырга насыйп булсын!
22

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев