Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәскәү өлкәсендәге Коломна шәһәрендә балалар арасында рәсем бәйгесе уза

Мәскәү өлкәсе Коломна шәһәрендә “Дом Озерова” мәдәният үзәгендә “Үз милләт мәдәнияте турында әйт!” балалар рәсеме бәйгесе узды. Бәйгедә 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 30 дан артык бала катнашты. Бу хакт...




Мәскәү өлкәсе Коломна шәһәрендә “Дом Озерова” мәдәният үзәгендә “Үз милләт мәдәнияте турында әйт!” балалар рәсеме бәйгесе узды. Бәйгедә 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 30 дан артык бала катнашты. Бу хакта Коломна шәһәре һәм районы мөселманнар җәмәгатьчелеге рәисе, Коломна шәһәр округы Иҗтимагый палата әгъзасы Идрис Хәкимов хәбәр итте.


 Балалар рәсеме бәйгесе Коломна шәһәре һәм районы мөселман җәмагатьчелеге, “Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге”нең җирле бүлеге, М.Г. Абакумов исемендәге Балалар сынлы сәнгать мәктәбе һәм “Дом Озерова” милли үзәк ярдәме белән оештырылды. Жюри бәясенә барлыгы 63 эш тәкъдим ителгән.


Идрис Хәкимов әйтүенчә, татар яшьләре тарафыннан милләтне танып белү, үзаңны үстерү, әти-әниләре белән элемтәләрне ныгыту теләге белән бәйге уздыру идеясе 2016 елның апрелендә киңәшмә дәвамында туган. “Балалар күбесенчә татар телен, мәдәниятен, тарихын белми. Минем үзем дә, татар баласы булсам да, көнкүрештә татар телендә әз аралашам. Шуңа ана-аталарда, яшьләрдә инициативаны уяту нияте белән 1 июньнән 20 октябрьгә кадәр бәйгегә рәсемнәр кабул ителде”.


Бәйгедә 31 бала катнашкан. Татарлардан тыш анда чечен, таҗик, үзбәк, рус һәм яһүд малай-кызлары катнашкан. Балалар мәчетләр, мультфильм геройларын һәм табигать күренешләрен ясаган. Балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган, кунакларның һәрберсе балалар эшләре таныша һәм яшь авторлар белән якыннан аралаша алган. Бәйге катнашучылары һәм аларның әни-әтиләре өчен бәйрәм концерты оештырылган.


3-6 яшьлекләр арасында Әминә Бикмаева, Әмир Рамаев, Әмирә Хәкимова, Эрнест Эйсмант;7-11 яшьлекләр арасында Альмира Кушкарова, Тимур Мөслимов, Карина Романова, Элина Хәкимова; 12-16 яшьлекләр арасында Мария Рябоволенко, Зөлайхо Халилжонова, Лина Мөслимова, Руслан Толпишин, Әдилә Албаковалар җиңүче дип табылган.


Барлык катнашучыларга Оештыру комитетыннан рәхмәт хаты һәм “Сказки великого шелкого пути” дигән төрле милләт әкиятләр җыентыгы бүләк ителгән. Җиңүчеләрне М.Г.Абакумов исемендәге Балалар сынлы сәнгать мәктәбе директоры Василий Бек шәхсән үзе грамоталар белән билгеләп үткән. Сайлап алынган 16 эшне Мәскәүгә җибәргәннәр, алар алдагы проектларда катнашачак.


Идрис Хәкимов: "Барысы да бик күркәм узды, күңелләр ял итте. Балалар бик тә сөенделәр, шатландылар, бәйге турында белмичә калганнар исә икенче елга катнашырга теләк белдереп калды”, - диде.


“Алга таба, бәйгедә катнашучы әти-әниләр белән элемтәләрне югалтмыйча, татар телен өйрәтү теләге дә бар. Әмма татар теле укытучысын табу кыен”, - дип хәбәр итте Идрис Хәкимов.






5364

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев