Музейларда илем тарихы

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 400 дән артык музей булуы билгеле. Шулар арасында милли музей аерым урынны алып тора.


Татарстанның Милли музее 1895 елның 5 апрелендә Казанда ачылган. Музей экспозициясенең нигезендә төбәкнең танылган археологы, тарихчысы, коллекционеры Андрей Федорович Лихачевның шәхси тупланмасы ята. Музей Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасының архитектура һәм тарихи истәлеге булып саналган Кунак сарае бинасында урнашкан. Әлеге бина 1800-1815 елларда архитектор Ф.Е. Емельянов проекты буенча төзелә һәм 1995 елда, музейның 100 еллык юбилее уңаеннан, архитектор С.А. Козлова тарафыннан төзекләндерелә.


Татарстан Республикасының Милли музее - республикабызның эре гомуммилли кыйммәткә ия булган фәнни-тикшеренү һәм мәдәни оешмасы. Музей коллекцияләрен формалаштыруда Казан университетының А,А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов кебек күренекле галимнәре зур роль уйнаганнар. Шулай ук музей фондларын И.Ф. Лихачёв, Ф.А. Лихачёв, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Г. Галеев (Баруди), Д.И. Образцов кебек коллекционер һәм меценатлар тулыландырган.


1981 елдан алып 2005 елга кадәр милли музей Татарстан Республикасы музейлар берләшмәсенең (80 музей) баш музее булып исәпләнгән. Реформалаштырудан соң музейның Казанда 12 һәм Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында берәр филиалы гына кала. Татарстан Республикасының милли музее филиаллары һәм республиканың 400 башка музейларына фәнни-методик үзәк булып санала. Музейда 1939 елдан бирле Галимнәр шурасы, фәнни-методик, экспозицион советлар эшли.


Музей табигать фәннәре, археологик, этнографик, культурологик, тарихи, әдәби, музыка юнәлешләре буенча эшчәнлек алып бара.


OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: