Ән­фи­сә кем­гә ел­мая?

Ән­фи­сә кем­гә ел­мая?
Фаил Шәфигуллин
Хикәя



Әле­гә ка­дәр ты­ныч кы­на яши­ләр иде без­нең йорт ма­лай­ла­ры. Та­выш юк, гау­га юк, көн­лә­шү юк. Го­му­мән, һәр­кем үз эшен­дә, һәр­ни үз уры­нын­да. Һәркемнең дус­ты яи­сә ип­тәш ма­лае бар. Те­ли­сең икән, кыз­лар бе­лән дус­лаш. Бер­гә ки­но­га, мәк­тәп­кә бар. Бер пар­та­да утыр. Әнә, ми­сал өчен, озын Мид­хәт өчен­че кат­та­гы җи­рән Ули­на бе­лән, ә уп­рав­дом ма­лае – кеч­ке­нә буй­лы, ябык чы­рай­лы, әм­ма ут та­шы ке­бек чая Габ­дел­бәр – елак Нә­җи­бә бе­лән бер партада уты­ра.
Тик көн­нәр­дән бер көн­не һич көт­мә­гән­дә икен­че кат­та­гы мо­ңар­чы бер ял­гыз кар­чык кы­на яшә­гән зәң­гәр бал­кон­лы квар­ти­ра­га су­ма­ла­дай ка­ра мы­ек­лы, хәр­би­ләр­чә мәһа­бәт сын­лы за­пас­та­гы пол­ков­ник кай­тып төш­те. Кай­тып төште дип, үзе ге­нә бул­са, бер хә­ер иде. Ял­гы­зы гы­на тү­гел шул. Үзе ке­бек ак йөз­ле, по­чык бо­рын­лы, як­ты ка­ра күз­ле Ән­фи­сә­се бе­лән. Аны­сы бик җентекләп үтүк­лән­гән ка­ра итәк­тән, нә­фис ак му­е­нын кы­сып тор­ган зәң­гәр яка­лы мат­рос­ка­дан.
Ме­нә шул кыз кайт­кан­нан бир­ле без­нең йорт­та ма­лай­лар бе­лән кыз­лар арасын­да­гы дус­лык чәл­пә­рә­мә кил­де. Мид­хәт тә иң арт­та­гы пар­та­да үзе ге­нә уты­ра баш­ла­ды. Ма­лай­лар кыз­лар бе­лән ге­нә тү­гел, хәт­та үза­ра ачы­лып китеп сөй­ләш­ми баш­ла­ды­лар. Бер дә юк­тан та­выш, бә­хәс чык­ка­лый тор­ды. Пол­ков­ник кы­зы­на әһә­ми­ят бир­мә­гән бер ге­нә ке­ше – ул да бул­са кеч­ке­нә Габ­дел­бәр иде. Ул һа­ман да иң ал­да­гы пар­та­да үзе­нең елак Нә­җи­бә­се бе­лән уты­ра иде.
Әл­лә ял­га гы­на, әл­лә бө­тен­ләй­гә кайт­ты ин­де пол­ков­ник. Ма­лай­лар ул кадәре­се бе­лән кы­зык­сын­ма­ды­лар. Ә ме­нә Ән­фи­сә ту­рын­да күб­рәк беләселәре кил­де.
– Эх, ма­лай, ск­рип­ка уй­на­га­нын тың­лап тор­дым. Вәт уй­ный...
– Дө­рес бул­са, ме­нә ди­гән җыр­чы, ди ул.
– Ба­ле­ри­на, ди.
– Ә мин ши­гырь яза икән, дип ишет­тем.
Хә­ер, Ән­фи­сә­нең кем бу­лу­ын­нан биг­рәк, ма­лай­лар­ны аның ел­маюы гаҗәплән­дер­де. Әл­лә ни­чек ке­нә, бит ур­та­ла­рын чо­кы­рай­тып, зур кыз­лар төс­ле сер­ле итеп, ма­тур итеп ел­мая иде ул. Шу­ңа кү­рә ма­лай­лар һәр­ва­кыт, нин­ди дә бул­са кы­зык ясап, аны ел­май­тыр­га ты­ры­ша­лар. Бу ту­ры­да бер-берсе­нә ләм-мим сүз әйт­мә­сә­ләр дә, әле­ге те­ләк алар­ның күз карашларыннан, кы­ла­ныш­ла­рын­нан си­зе­леп то­ра.
Тик Ән­фи­сә­не ел­май­тыр­га ты­ры­шып егет­лек күр­сә­тү­ләр әле­дән-әле кабатланып тор­са да, ул көз­не пол­ков­ник кы­зы бер ма­лай­га да ел­май­ма­ды.
Кы­шын Ән­фи­сә өй­дән си­рәк чык­ты. Чык­са да, ку­лы­на ск­рип­ка тарт­ма­сын то­тып, тар­кау, би­та­раф бер кы­я­фәт бе­лән ка­я­дыр ки­теп юга­ла тор­ган бул­ды.
Ә ял көн­нә­рен­дә алар әти­се бе­лән чаң­гы шу­ар­га йө­ри­ләр иде. Өс­те­нә ка­лын йон сви­тер, ба­шы­на ал баш­лык ки­гән Ән­фи­сә­не шә­һәр чи­тен­дә­ге Га­зи­нур тавын­да ма­лай­лар ул кыш­ны ял са­ен ди­яр­лек оч­рат­ты­лар.
Ан­на­ры яз кил­де. Де­каб­рист­лар ура­мын­да­гы өч кат­лы йорт­та яшәү­че малайлар аны үз мә­шә­кать­лә­ре, үз ыгы-зы­гы­ла­ры бе­лән кар­шы ал­ды­лар. Йорт кар­шын­да­гы ка­ен бо­так­ла­ры­на өр-яңа сы­ер­чык оя­ла­ры те­зе­леп кит­те, урам як­та­гы өрәң­ге баш­ла­ры ти­гез итеп кыр­кыл­ды, те­ле­ви­зор ан­тен­на­ла­ры бер­ке­тел­гән тор­ба­лар аяз күк тө­се­нә бу­ял­ды.
Ә ин­де шу­шы йорт янын­нан ук шә­һәр­чек­не ур­та­лай бү­леп ак­кан исем­сез инеш­тә боз куз­гал­гач, ма­лай­лар да, кыз­лар да, бү­тән яз­лар­да­гы ке­бек, башбаш­ла­ры­на чыл­быр­лы ти­мер ба­га­на­лар утыр­тыл­ган бә­лә­кәй кү­пер­гә җые­ла тор­ган бул­ды­лар...
Бер­көн­не кү­пер­гә, бо­лай да ал йө­зен та­гын да ал­су­лан­ды­рып тор­ган ал башлы­гын ки­еп, Ән­фи­сә дә төш­те.
Кай­бер ма­лай­лар, аны күр­гәч үк, зур, то­таш бо­лыт­тан ае­ры­лып кит­кән нәни бо­лыт ки­сә­ге ши­кел­ле, кү­пер­нең икен­че ба­шы­на­рак авыш­ты­лар һәм, гадәттә­ге­чә, бер-бер­сен уз­ды­ра-уз­ды­ра яры­шыр­га ке­реш­те­ләр. Алар­ның, Әнфи­сә­не ел­май­тыр өчен, бер­сен­нән-бер­се җи­тез­рәк бу­лып кү­ре­нә­се кил­де. Әм­ма Мид­хәт ба­ры­сын­нан да уз­дыр­ды. Ул кү­пер иң­сә­се­нә дә баш­ка­лар­га кара­ган­да озаг­рак асы­лы­нып тор­ды, агып кил­гән боз­лар­ны да кол­га бе­лән баш­ка­лар­га ка­ра­ган­да җи­тез­рәк эләк­тер­де.
Тик чи­бәр Ән­фи­сә, аңа ка­рап ел­маю тү­гел, хәт­та ире­нен дә кый­мыл­дат­ма­ды. Ки­ре­сен­чә, аның ка­я­дыр инеш бо­ры­лы­шы­на те­кәл­гән як­ты күз­лә­ре моң­су иде. Мид­хәтнең ба­шы­на әл­лә кеч­ке­нә Габ­дел­бәр­не кү­пер­дән инеш­кә төр­теп тө­ше­рим ми­кән ди­гән уй да ки­леп кит­те. Кем бе­лә, бәл­ки, ул Ән­фи­сә­не елмай­ту бә­ра­бә­ре­нә бу уен тор­мыш­ка да ашыр­ган бу­лыр иде. Лә­кин нәкъ шул чак­та ба­та-чу­ма, әй­лә­нә-тул­га­на йөз­гән ка­лын боз­лар ара­сын­нан чем-кара йон­лы, ак маң­гай­лы бә­лә­кәй кө­чек агып кил­гә­не кү­рен­де. Кыз­лар­ның кай­сы­дыр аһ ит­те, ма­лай­лар­ның кай­сы­дыр уңай­сыз гы­на, урын­сыз гы­на көлеп куй­ды. Чи­бәр Ән­фи­сә­нең йө­зе агар­ды. Аның куе кер­фек­лә­рен­дә яшь бөр­тек­лә­ре ял­ты­ра­вын күр­гәч, Мид­хәт ток­лы чы­бык­ка орын­ган­дай сис­кә­неп кит­те.
Ул да бул­ма­ды, ма­лай­лар ара­сын­нан бе­рәү аты­лып чык­ты да, җә­һәт ке­нә күпер­не әй­лә­неп, яр бу­е­на йө­ге­реп төш­те һәм, үз­ле кы­зыл бал­чык­тан тая-тая, су чи­те­нә кил­де.
Кө­чек кыз­га­ныч та­выш бе­лән чи­ный һәм ише­леп ак­кан боз­лар­га ме­нәр­гә ты­ры­ша. Тик ме­нә ал­мый: ин­де ал­гы аяк­ла­рын куй­ды, ин­де си­кер­де ди­гән­дә ге­нә, әле­ге боз ки­сә­ге­нә та­гын да зур­рак икен­че бер боз ки­леп бә­ре­лә, кө­чек янә су­га егы­лып тө­шә, агым­га кар­шы бо­ры­лып йө­зә баш­лый. Тик кая ул – ак сырт­лы сал­кын со­ры дул­кын­нар аны баш­та­на­як кү­меп ки­тә, бер урын­да бөтереп то­ра, боз­лар­га ки­те­реп ора.
Су чи­те­нә төш­кән ма­лай әле­ге кеч­ке­нә Габ­дел­бәр икән. Ме­нә ул инеш буенча та­гын да тү­бән­рәк йө­гер­де. Агып бар­ган кө­чек бе­лән ти­гез­ләш­те. Бераз гы­на уй­ла­нып тор­ды да, ал­дын­да­гы бо­ла­мык­лан­ган кар­ны сө­реп чыгып, та­гын ал­га йө­гер­де.
Кө­чек ин­де тә­мам хәл­дән тай­ган иде, ах­ры: ты­пыр­чын­мый да, чи­на­мый да, боз­лар­га да ме­нәр­гә ты­рыш­мый. Дул­кын­нар ире­ге­нә би­рел­гән ки­леш, ба­та-кал­ка ага да ага гы­на.
Кү­пер­дә­ге ма­лай­лар икен­че ка­ра­ган­да, Габ­дел­бәр, кы­зар­ган кул­ла­ры бе­лән яр­сып кил­гән боз ки­сәк­лә­рен чит­кә этә­рә-этә­рә, бил ти­ңен­тен су­да то­ра иде ин­де.
Ме­нә ул, агым бә­реп ек­ма­сын өчен сә­ер хә­рә­кәт­ләр ясап, инеш ур­та­сын­нан ук агып бар­ган эт ба­ла­сын эләк­те­реп ал­ды да яр­га таш­лан­ды. Лә­кин яр­га чыгып җит­тем ди­гән­дә ге­нә, әл­лә та­еп кит­те, әл­лә яр бу­ен­да чә­че­леп ят­кан боз ки­сәк­лә­ре­нә абын­ды, ки­нәт фут­бол кы­рын­да туп ко­чак­лап ау­ган кап­ка сак­чы­сы сы­ман, эт ба­ла­сын ко­чак­лап, бө­тен гәү­дә­се бе­лән су чи­те­нә кап­лан­ды. Аның аяк­ла­ры­на боз­лар ки­леп бә­рел­де, гәү­дә­се аша дул­кын­нар си­ке­реп үт­те.
Кү­пер­дә­ге ма­лай­лар, дәр­рәү ку­бып, инеш бу­е­на йө­гер­де­ләр. Габ­дел­бәр янына бе­рен­че бу­лып ба­рып җит­кән ке­ше – Ән­фи­сә­нең әти­се – ка­ра мы­ек­лы пол­ков­ник иде. Ул Габ­дел­бәр­не тиз ге­нә яр чи­те­нә тар­тып ал­ды да, күз ачып йом­ган­чы юеш ки­ем­нә­рен сал­ды­рып, аңа үзе­нең озын ши­не­лен бөр­кә­де.
Әнә ин­де алар дүр­тәү – ка­ра мы­ек­лы пол­ков­ник, офи­цер ши­не­лен­нән ике күзе ге­нә ел­ты­рап бар­ган Габ­дел­бәр, туз­гы­ган чәч­ле Ән­фи­сә, аның ку­лын­да йом­шак ал баш­лык­тан де­рел­дәп то­ру­чы ак маң­гае гы­на кү­ре­неп бар­ган кө­чек – кү­пер­гә якын­ла­шып ки­лә­ләр. Чи­бәр Ән­фи­сә бер үз ку­лын­да­гы эт ба­ла­сы­на, бер әти­се ши­не­лен­нән ел­ты­рап бар­ган күз­ләр­гә ка­рап бә­хет­ле ел­мая.
Әй ма­тур иде дә ин­де бу ел­ма­ю­лы йөз. Бел­мим, ма­лай­лар­ның кай­сы гы­на шул зәң­гәрсу офи­цер ши­не­ле эчен­нән Ән­фи­сә­нең нур­лы йө­зе­нә ка­рап барырга те­лә­мә­де икән!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: