НИК СӨЙЛӘШМИ БАЛАБЫЗ?


Тизлек һәм коммуникацияләр чорында баланың теле ачылу проблемасы аеруча киң колач җәйде. Мисал эзләп ерак китәсе дә юк. Күрше малаена 3 яшь тулып килсә дә, әлегә “папа”, “мама” сүзләрен генә әйтә. Үзеннән күпкә кечерәк балалар инде рәхәтләнеп аралашса да, ул никтер ашыкмый...   

“Әни, сөйләш минем белән!”


Сөйләм теле безгә сөйләшер өчен генә түгел, уйлау, күзаллау, үз-үзең белән идарә итү өчен дә кирәк. Иң элек баланың пассив сөйләме формалаша: башкаларның сөйләгәнен ишетеп, ул тыңларга һәм аңларга өйрәнә. Бераз соңрак инде актив сөйләм үсеш ала: бала әнисенең тавыш үзенчәлекләрен таный һәм аера, төрле авазлар чыгара башлый. Күп әти-әниләр шушы чорда хата җибәрә – бала белән сөйләшми. “Ул бит әле берни аңламый, мин аның белән ни турында сөйләшим соң?”, - дип уйлыйлар. Киләчәктә нәкъ шушы сәбәп аркасында баланың теле ачылуында тоткарлыклар барлыкка килергә мөмкин.

Табибка күрсәтү - бурыч


Әгәр баланың теле вакытында ачылмый икән, бу шулай ук аның сәламәтлегенә дә бәйле булырга мөмкин. Бала елмаймый, башка балалар белән уйнамый, әти-әнисен күреп шатланмый икән, борчылырга сәбәпләр бар дигән сүз. Әлбәттә, балага диагнозны белгеч куя, шуңа күрә мондый очракларда кичекмәстән табибка күренү кирәк.

Уенчык ул – телефон түгел!


Кызганыч, хәзерге әти-әниләр балаларына телефон, планшет бирергә ярата. Гаджетлар шулай еш кына бала караучы ролен үти. Әниләр бу арада ашарга әзерли, ял итә, телефоннан сөйләшә... Билгеле, күп вакытын гаджет белән үткәргән баланың сөйләме дөрес формалашмый. Өстәвенә аның ашавы, йокы режимы бозыла, бала үзен хәтта агрессив тота башларга да мөмкин. Сәбәбе бик гади – кечкенә баланың баш мие билгеле бер эзлеклелек белән үсеш ала. Шуның өчен аңа үсеш чорында экранга текәлеп утыру түгел, ә үсешен камилләштерә торган уенчыклар белән уйнау кирәк.

Тыңлый белик


Кирәгеннән артык кайгыртучан әти-әниләр дә бу проблема аша узарга мөмкин. Баланы күз карашыннан ук аңлап, аңа теле белән ни кирәген аңлатырга мөмкинлек бирмичә, тиз арада кирәкле предметны алып бирүче әниләр, баланы тыңларга өйрәник! Тыңлый белү – баланың сөйләмен формалаштыруда бик зур роль уйный, шуны онытмасак иде. Ашыгып, башка эшләр белән мәшгуль булып, газиз балаларыбызга игътибарны киметәбез икән, бу әлбәттә, алар өчен зур стресс. “Әни мине яратмый, миңа вакытын кызгана”, - дип уйлап, баланың үз эченә бикләнү куркынычы бар. Игътибарлы булыйк!

Ике телле әниләр


Әти-әниләрнең ике телне кушып сөйләшүе баланың сөйләм теле үсешенә тискәре йогынты ясый. Мондый очракларда балага сүзнең әйтелешен генә истә калдыру түгел, аның тәрҗемәсен белү дә йөкләнә. Шуңа күрә белгечләр һәр әти-әни бары тик үз туган телендә генә сөйләшергә һәм аралашканда чит телдән кергән сүзләрне кулланмаска киңәш итә. Ике телне кушып сөйләшкән очракта баланың сөйләм теле аксавы көн кебек ачык, шуңа күрә бу очракта да аеруча уяу булу сорала. Әгәр бала үзе берничә телне кушып сөйләшә башлаган икән, аны төзәтеп җибәрү кирәк. Ике телне дә камил белсен дисәгез, бала бу телләрне даими рәвештә ишетеп торырга һәм аралашканда сүзләрне дөрес кулланырга тиеш.

Акыл үсеше сөйләмгә бәйле


Сөйләм теле һәм акыл үсеше бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Телнең камилләшмәве киләчәктә баланың акыл ягы аксавына да йогынты ясамый калмаячак. Шуңа күрә бала белән мөмкин кадәр күбрәк аралашырга, акыл үсешенә йогынты ясаучы уеннар уйнатырга кирәк. Аеруча вак моториканы камилләштерә торган күнегүләргә игътибар арттыру зарур. Яшьтәшләре белән аралашу да мөһим. Кечкенәдән өйдә булган предметлар белән танышу, көнкүреш вакыйгаларга аңлатма бирү баланың теле ачылуына бик нык ярдәм итә.
Билгеле, баланың теле ачылмауның сәбәпләре күп. Тик шунысы ачык - әгәр сезнең балагыз сөйләшә белми икән, моңа вакытында тиешле игътибар бирергә кирәк. Яхшыга юрап, аның иртәгә яки бер атнадан сөйләшә башлавына өмет итеп утырырга ярамый. Соңга калмыйк!

Галия Гимадиева, психолог:



– Сөйләм телебез тәнебез белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә аңа бәйле проблемалар булган очракта, мин, иң беренче чиратта, неврологка һәм остеопатка күренергә тәкъдим итәм.
Соңгы вакытларда күпләрнең сөйләмендә җитешсезлекләр барлыкка килә. Бу исә әйләнә-тирәдән артык күп мәгълүмат кабул итүгә бәйле. Балалар да еш кына шул мәгълүмати дулкын эчендә кала һәм аларның бу кадәр яңалыкны баш мие эшкәртеп бетерә алмый. Без, өлкәннәр, алган мәгълүматны фильтр аша үткәрәбез, кирәксезен онытабыз. Ә балалар губка сыман барысын сеңдерә. Шуңа күрә балаларыбызны кирәксез мәгълүматтан,  әлегә алар өчен файдасыз булган гаджетлардан аралыйк.
 

Илүсә Зәйнетдинова

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС! Дуслар, тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне! Әни – тормышыбыздагы иң кадерле, якын кеше. Әниләрнең тавышы да ягымлырак, пешергән ризыклары да тәмлерәк, карашлары да җылырак...
    3133
    1
    19