Әниләр көненә газизләребезне сөендерү ысуллары

Тиздән Әниләр көне. Бәйрәм җитүе безне бүләк турында уйлата.
Безнең уйлавыбызча, үз кулыбыз белән күңел җылысын биреп ясаган бүләк әниләрне күбрәк шатландырычак. Үз осталыгыңны сынап карауның бер ысулы да бар бит. Вакытның шулай мавыктыргыч һәм кызыклы итеп узып киткәнен сизми дә калырсың. Эшне нидән башларга икән соң? Үзең теләгәннән. Барысы да синең фантазияңнәң тора. Мәсәлән, гади кулъяулыкны да чигү белән бизәсәң, ул әниеңнең иң яратканына әверелер. Картон битенә төсле кәгазьдән яки тукымадан рәсемнәр ябыштыру да бик матур чыга. Бәйләргә яратасыңмы? Әниеңә кыш көне бәйләп йөрергә шарф бәйли аласың.knitting
Ул аны кулына алган саен, елмаеп, нинди уңган булуыңа сөенеп куяр. Берәр көтелмәгән ризык пешереп тә әниләрнең күңелен күтәрергә мөмкин. Тукымадан энә куйгыч, кайнар әйбер тоткыч тегеп куйсаң да күңелле булычак.
19
Эшең синнән шактый тырышлык, түземлелек сорар. Әмма нәтиҗәсе дә куандырырлык. Тыйнак кына чәчәк бәйләме, нәни генә открытка һәм көндәлегеңдәге бишлеләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәр. Уңышлар сиңа!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: