Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС!

Дуслар, тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне! Әни – тормышыбыздагы иң кадерле, якын кеше. Әниләрнең тавышы да ягымлырак, пешергән ризыклары да тәмлерәк, карашлары да җылырак...

Дуслар, тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне! Әни – тормышыбыздагы иң кадерле, якын кеше. Әниләрнең тавышы да ягымлырак, пешергән ризыклары да тәмлерәк, карашлары да җылырак...

Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан без конкурс башлап җибәрәбез!

Конкурста өч номинация:

– Рәсем;

– “Әниемнең бер көне” темасына инша;

– "Әнием – күз нурым": шигырь.

Эшләрне почтага – yalkin@bk.ru;

Инстаграмда Directка – https://www.instagram.com/sabantuy_journal/;

Вконтакте төркеменә хат итеп https://vk.com/sabantuynet юлларга була.

Катнашучының исем-фамилиясе татар телендә язылган булуы мөһим! Эшләр 2нче декабрьгә чаклы кабул ителә. Конкурста өч җиңүче булачак: ике җиңүче тавыш бирү ярдәмендә билгеләнсә, берсен редакция сайлаячак.

Уңышлар!

КАТНАШУЧЫЛАРГА ТАВЫШ БИРҮ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!