Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әниләр һәм бәбиләр» бергә җыелса, нәкъ бер автобус кеше була! /видео, фоторепортаж/

«Әниләр һәм бәбиләр» командасын күпләр телевизор экраннарындагы «Бәби көтәбез әле» дигән клиплары аша белә. 2016 елда төшерелгән видеоязмада җырчылар Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Айгөл Шәйхетди...

«Әниләр һәм бәбиләр» командасын күпләр телевизор экраннарындагы «Бәби көтәбез әле» дигән клиплары аша белә. 2016 елда төшерелгән видеоязмада җырчылар Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Айгөл Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрипҗанова, алып баручы, сценарий язучы Зәмирә Рәҗәпованың бәби көткән мизгелләре сурәтләнә. Шушы клип, аралары 1-2 атна булып туган сабыйлары аларны берләштерә дә куя. Хәзер алар бергә җыелса, нәкъ бер автобус – 21 кеше була икән!
21 апрельдә Филармония концертлар залында узган концертның исеме дә шундый – «Әниләр һәм бәбиләр». Күпләрегез, Г.Камал театрының Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен дә хәтерлидлер. Бу исем очраклы рәвештә шулай куелганмы, әллә сәбәп башкадамы?

– «Әниләр һәм бәбиләр» исеме брендка әйләнде. Туфан Миңнуллинның шушы сүзләрендә хаклык бар. Плагиатлык дип кабул итмәсеннәр, ләкин бу исем безгә бик туры килеп тора. Безнең төп геройлар да – әниләр һәм бәбиләр бит. Әлбәттә, Туфан абыйның пьсасыннан аермалы буларак, биредә безнең әтиләр дә бар. Әсәрдә – роддом күренеше, шуңа безнең тамаша аннан төптән аерыла. Без кызлар белән киңәшләштек. «Әтиләр» дигән сүзне өстәргә дигән фикер дә бар иде. Шулай да «Әниләр һәм бәбиләр»гә тукталдык, – дип аңлата Зәмирә Рәҗәпова.
Хәер, бәбиләре туганчы да таныш булган алар. Зәмирә Рәҗәпова белән Гөлназ Шәрипҗанова Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында бергә эшли. Лилия Муллагалиева белән да аралаша торган булган Зәмирә ханым. Гөлназ Шәрипҗанова белән Айгөл Шәйхетдинова элемтәне өзмәгән. Шулай бер-берсенең бәби алып кайтулары турында белгәннәр. «Безнең карашларыбыз, кем әйтмешли, җеннәребез туры килгәндер», – дип сөйли Зәмирә ханым.

Әниләр арасында иң яше – Гөлназ Шәрипҗанова. «Барыбызның да балага узганны белгәч, безнең Лилия бер төркемгә җыйды. Шунда аралашып, бер-беребездән сораша идек. Әле беренче балам булгач, интернеттан төрле мәгълүмат укып, аларга караганда, күбрәк белә идем. Мисал өчен, нинди фирма подгузнигы кидертергә дигән мәсьәләдә Япониядә җитештерелгәнне тәкъдим иткәч, алар да шундыйны алып, сыйфатлы булуына инана иде. Минем шуны әйтәсем килә: аларның тәҗрибәле булуы әле бер нәрсә дә сөйләми. Хәзер инде кызыбыз Асылбикәгә 2 яшь тулды. Бала үстерү процессы – иң татлы миизгелләр. Безнең төркемдәге башка бәбиләрдән аның олырак булуы сизелә. Моны башка әниләр дә әйтә. Ул инде чыгып сәхнәгә чыгып кылана, башын ия, аның сәхнәгә чыгасы килеп тора. Иң мөһиме – сабыйларыбыз авырмасын», – ди Гөлназ.

Әтиләре булдыра алырмы?


Сер түгел, «Әниләр һәм бәбиләр»нең әниләре генә түгел, әтиләре дә бик иҗади. Илназ Баһ, Ришат Шәйхетдинов, Илсур Шәрипҗанов җырлый. Киләчәктә «Әтиләр һәм бәбиләр» проектын булдырырга җыенмыйлармы, дип сорагач, «Юк», дип елмая бу ханымнар. Ә шулай да мондый концерт була калса, ул әниләрнекеннән аерылып торыр иде, мөгаен. Зәмирә ханым әйтүенчә, анда күбрәк җыр түгел, ә сөйләү, шаяру, спорт күбрәк булыр иде. «Бездә бит күбрәк сентиментальлек, бишек җырлары, «мимишный» әйберләр күбрәк», – ди ул.

– Минем уйлавымча, әтиләр мондый әйбер оештыра алмас иде. Ирләр бит алар ул яктан таркаурак. Мондый вакытта бит җыелышырга, репетицияләр ясарга, костюмнар буенча сөйләшергә, кибетләрдә йөрергә, балаларга family look булдырырга кирәк. Боларның барысы да бик күп энергия таләп итә. Моны бары тик хатын-кыз эшли аладыр. Чөнки ирләр мондый эшне башкара калса, аларның үзләре белән җитәкләргә кирәк. Без бөтен эшне бүлештек. Ә әтиләр алай булдыра алмый. Алар үзләре балалар кебек. Мисал өчен, Илназга көн саен җыр яздырырга кирәклеге турында әйтеп торгач кына, «Әти сүзе» дигән җыр язды. Үзләренә дә ошады ул. Киләчәктә әтиләр «Нигә әле шушы җырга клип яздырмаска?» диләр, – дип сөйли Гүзәл Баһ.

Балалар – фәрештә төсендә


Биш әнинең һәрберсенең үз функциясе икән биредә. Гөлназ Шәрипҗанова шарлар, декорация, анимация өчен җавап бирә. Зәмирә Рәҗәпова режиссура ягын карый. Гүзәл Идрисова җырлар яздыру, студияләр белән сөйләшү өчен җаваплы. Айгөл Шәйхетдинова исә видеолар яздыруны оештырган. Лилия Муллагалиева исәп-хисапны, бухгалтерияне алып бара.

Киемнәргә кадәр дә артистлар алдан килешенеп эшләгән. Мисал өчен, беренче образ – патшабикәләрнең таҗларын кигән, матур, «воздушный» күлмәкләр. Икенчесе – эшлекле образ. Өченчесе инде, анысын хәтта фотосессиядәге фотолардан да күреп була иде, хуҗабикә образы. Шушылар белән әниләрнең төрле – патшабикә кебек гүзәл, офисда эшли ала торган, өйдә балаларны тәрбияли, өйне карап тотучы хуҗабикә булуын да күрсәтергә теләгәннәр. Ә балаларны исә ак төстән киендерергә булганнар. Ак – сәхнә өчен килешә торган төс. Җитмәсә, ул фәрештә төсе. Әлбәттә, family look алымын да кулланганнар.

Әниләре сөйләде, бәбиләре ни дияр?


«Әниләр һәм бәбиләр» булгач, димәк, төп геройларның берсе – бәбиләр булып чыга бит! Ә алар сәхнә артында мәш килә. Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановларның кызы Асылбикә пианинода уйный. Зәмирә Рәҗәпованың малае күзәтеп йөри. Күңелле монда!

Шул арада, без Лилия Муллагалиева кызы – Ильвина, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар малае – Рәсим, Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың уллары Камилне очраттык та алар белән сөйләшеп алдык. Камил «Я татарский не знаю», дип киреләнсә дә, әнисеннән бераз эләккәч, тәти малайга әйләнде дә куйды!

– Минем кечкенә энем Ильяс бар. Мин әнигә бәбине карашам, уйныйм, йоклатам, – ди 8 яшьлек Ильвина.
– Минем ике энем бар – Рамил һәм Марсель. Мин аларны юындырам, – ди 6 яшьлек Камил.
– Минем Риана исемле сеңлем бар. Мин аны уйнатам, аның артыннан җыештырам, – дип сөйли 8 яшьлек Рәсим.
– Энеләрегез-сеңелләрегез булгач, алар өйне туздыра, алар артыннан җыештырырга да туры киләдер?
Камил:
– Миңа әле икесе артыннан да җыештырырга туры килә. Залда да, бүлмәдә дә уенчыкларын туздыралар. Залда җыештырып кына куям, бүлмәгә барам, икенче тапкыр залга килгәндә, тагын туздырып аткан булалар. Мин бер әйберне дә туздырмыйм, мин – тәртипле малай.
– Бу бәбиләр елыйлар, кычкыралар, комачаулыйлар... Кайвакыт алар сезне туйдыралармы?
Ильвина:
– Юк, мине туйдырмыйлар.
Камил:
– Ял көннәрендә – шимбә һәм якшәмбедә генә туйдыралар. Ул вакытта мин әнигә «Алар кычкыра», дип әйтәм.
Рәсим:
– Мине Риана бик аз вакытта гына туйдыра.
– Сезнең эне-сеңелләрегез еш елыймы?
Ильвина:
– Минем энем уенчыгын алсаң, елый. Шуңа мин аны алмаска тырышам. Безнең һәрберебезнең аерым уенчыгы бар. Кайвакытта энем минем телефонны да тартып ала. Бирергә теләмәсәм дә, «Бир-бир!» дип кычкыра, әниләргә әйтә.
Рәсим:
– Минем дә сеңлем миннән телефон сорый, үзенә бирергә куша. Ул елагач, әти белән әни дә «Бир!», диләр.
– Сезнең өйдә тып-тыныч вакыт кайчан була?
Камил:
– Алар икесе дә (энеләре – авт.) өйдә булмаганда. Энеләрем йә әти белән эшкә киткән була яки бөтен гаилә белән каядыр киткән була. Мин өйдә берүзем калам. Кечкенә энем Марсель йоклаганда, әти яңа концертларына җырлар өйрәнә. Әни көн саен телефонда утыра. Аннан музыка кабыза да, ашарга пешерә. Мин яраткан токмач ашы әзерли.
Ильвина:
– Ильяс йоклаган вакытта, ул еламый. Ул чакта әни телефонда утыра, смслар яза, җырлар куялар. Әти – компьютерда. Ә мин – телефонда.
Рәсим:
– Риана йоклаганда, әти эштә була. Әни телефонда утыра. Минем әни аннан музыка куя да җырлый.
– Сез үзегезнең энеләрегезне-сеңелләрегезне яратасызмы һәм ничек итеп?
Ильвина:
– Мин бик яратам. Аны кочаклыйм да яхшы уен уйнатам. Без Ильяс белән качышлы уйныйбыз. Безнең качышлы уйнар өчен, өй зур. Аскы якта, подвалга, залда качабыз. Ильяс мине тиз таба. Мине кочаклаганда, мине үпкәндә, аны аеруча яратам.
Камил:
– Мин дә яратам.
Рәсим:
– Мин нык яратам. Яратуымны кочаклап белдерәм.


Баһ – Микки Маус, Илсур – Тедди аюы


«Әниләр һәм бәбиләр»нең әниләре шушы концертта бишәүләп 4 җыр башкарды. Һәркемгә дә таныш булган «Бәби көтәбез әле», «Бәхетле бул, балам»нан кала, тагын – «Бишек җыры» һәм Хәния Фәрхи репертуарыннан «Балаларга фатыйха» җырлары. Концерт дәвамында һәр гаилә видеоэкраннан үзе сөйләде. Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновларга – «Иң хисле гаилә», ә Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановларга «Иң яшь гаилә» исеме бирелде. Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева гаиләсе «Иң хәрәәктчән гаилә» икәнлеге ачыкланды. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова исә – «Җырлы-кояшлы гаилә» булды.
Гомумән, тамашачыны шаккаттыра торган әйберләр күп булды тамашада. Лилия Муллагалиева ире Илсур белән дуэт башкарды, кызлары Ильвина спорт гимнастикасы номерын күрсәтте, әнисе белән бергә җырлады. Баһларның олы малае Камил берүзе җыр башкарды. Ә Шәрипҗановларның кызы Асылбикәне сәхнәдән алып кереп китә алмадылар. Зәмирә Рәҗәпованың малае сәхнәдә хоккей уйнап күрсәтте.

Берзаман сәхнәгә аниматорлар чыгып, балалар белән уйнарга кереште. Баксаң, аларның «Әниләр һәм бәбиләр»нең әтиләре булуы ачыкланды. Микки Маус – Илназ Баһ, Тедди аюы – Илсур Шәрипҗанов, бүре – Ришат Шәйхетдинова, дуңгыз баласы – Максим Куприянов, юлбарыс баласы Илсур Гыймадиев булып чыкты.
«Әниләр һәм бәбиләр» концертының беренче карлыгачы Биектауда узган. Моның сәбәбе генераль репетиция уздыру булган. Нәкъ менә Биектаудагы концерттан соң, тамаша барышында кайсы җырларны урыннарын алмаштырырга, кайсы элементларга үзгәрешләр кертергә кирәклегенә төшенгән артистлар. Киләчәктә дә планнары зурдан. Инде хәзердән үк аларны төрле районнарга чакыралар. Тик бер нюанс бар. Алар – 21 кеше. Бөтен нәрсә балаларга бәйле, иң мөһиме – аларның сәламәтлеге. Инде май аенда Арча, Теләче, Саба, Яшел Үзән, Әтнә, Актаныш, Яр Чаллыда концерт куярга җыеналар. Ә октябрьдә «Әниләр һәм бәбиләр»не карарга өлгерми калганнар, бу тамаша белән Казанда хозурлана алачак.











Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ видео һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев