Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әниләр һәм бәбиләр "әни", "ир", "кыз", "ул", "өй" сүзләренә расшифровка ясый

27 ноябрьдә Россиядә иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу уңайда нIntertat.ru редакциясендә әниләр һәм бәбиләр белән үзенчәлекле очрашу узды. Чараның кунаклары: быел б...


27 ноябрьдә Россиядә иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу уңайда нIntertat.ru редакциясендә әниләр һәм бәбиләр белән үзенчәлекле очрашу узды. Чараның кунаклары: быел бәби тапкан танылган артистлар Айгөл Шәйхетдинова, Гүзәл Идрисова, Гөлназ Шәрипҗанова, Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева, Чәчкә һәм аларның балалары.


Бала тугач, хатын-кыз өчен бөтенләй яңа тормыш башлана. Өйдәге эшләр, бала тәрбияләү, кайберәүләр параллель рәвештә эшли – боларның барысына ничек өлгерергә? Балансны ничек сакларга? Баланы няняга калдыру ышанычлымы? Өйдәге җылылыкны саклау, ир белән гармониядә булу серләре хакында редакция кунаклары белән әңгәмә кордык.
 

 

Җырчы кызлар бала тапкач та матур булып калу турында да серләште. Кайберләре табигатьтән зифа гәүдәле булса, икенчеләре артык авырлык белән көрәшүен, диетада утыруын яшерми. Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова диета ярдәмендә ябыкса, Гөлназ Шәрипҗанова белән Чәчкә бәби тапкач үз формаларына кире әйләнеп кайткан. Хәер, кызларның актив тормыш рәвеше алып баруы да йогынты ясамый калмыйдыр.
 

 

"Ир эшләргә, ә хатын-кыз матур булырга тиеш!" – дип саный Гүзәл Идрисова. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы булса да, Гүзәл матурлык салоннарына йөрергә тырыша. Айгөл Шәйхетдинова, әйтик, андый җиргә йөрергә вакыты булмау сәбәпле, мастерны өенә чакыртуын белдерде.
 

Әниләр көненә багышланган күңелле чарабызда артистларны төрле сораулар аша зирәклеккә һәм тапкырлыкка да сынадык. Мәсәлән, кызларга "әни", "ир", "кыз", "ул", "өй" сүзләренә расшифровка ясарга кушылды. Менә ниләр уйлап чыгарды алар:
 

"әни" – әллә нигә иренәм, әтинең назлы иркәсе, Әминәгә нигә итәк, әкәмәт ничешный иптәш, әкәмәт назлы исем;
"кыз" – кыйммәтле ыштан заманасы, конкретно ыщщедаконкретный зәвыклы, кыланчык ыгы-зыгылы зат;
"ул" – уңышка лаеклы, урланган лампочка, утыр ләүкәгә, успешный личность, умопомрачительный лачын;
"ир" – Ирек рулит, иркәнең рәхәте, Илдус рәхәтләнә, ихтирамлы режиссер, идарә рәисе;
"өй" – өлгерек-йөгерек, өшегән йомырка, өйлән йолкыш, өйрәтә йоклата, өметле йомырка.
Матур очрашуыбызны йомгаклап, һәр кунагыбызны лаеклы исемнәр белән бүләкләргә булдык! Шулай итеп, "Иң уңган әни" номинациясендә – Лилия Муллагалиева, "Иң сабыр әни" номинациясендә – Гүзәл Идрисова, "Иң актив әни"номинацисендә – Замирә Рәҗәпова, "Иң ягымлы әни" номинациясендә – Чәчкә, "Иң зирәк әни" номинациясендә – Айгөл Шәйхетдинова, "Иң шаян әни" номинациясендә Гөлназ Шәрипҗанова җиңү яулады.


Чыганак: "Интертат" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев