Әнкәйне сайлап алмыйлар! [шигырьләр]

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул! (Р. Миңнуллин)
Мин әнигә булышам
Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп:
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул –
Кирәк эшләп ашарга! (Ә.Габиди)
Әнием
Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.
Конфет та кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап. (Р.Харис)
Әниемә
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.
Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.
Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.( Г.Каербков)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Казан шәһәр филармониясе заманча «Көлсылу» күрсәтте Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде.
-
VIII тур җиңүчеләре Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз.
-
Виртуаль дөньяда сак бул! Интернетта утыручы балалар өчен киңәшләр