Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Җәннәт җимеше"нең дәвалау сыйфатлары турында

Анарның бар өлеше дә искиткеч файдалы. Ул витаминнар, минераль матдәләр, калий, кальций, магний, марганец, натрий ише микроэлементларга аеруча бай җимеш санала. Моннан тыш, анда 20 процент шикәр, 10 п...

Анарның бар өлеше дә искиткеч файдалы. Ул витаминнар, минераль матдәләр, калий, кальций, магний, марганец, натрий ише микроэлементларга аеруча бай җимеш санала. Моннан тыш, анда 20 процент шикәр, 10 процент лимон, алма, кузгалак һәм башка органик кислоталар, азотлы матдәләр, күптөрле тозлар бар.

Анарның төп дәвалау сыйфаты – организмда матдәләр алмашын җайга салучы тимер һәм марганецка бай булуы. Ул ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы, аппетитны ачучы, авыртуны басучы, сидек һәм үт кудырткыч, төрле ялкынсынуларга каршы кулланыла торган чара буларак та яхшы билгеле. Мәсәлән, анар согы югары температураны төшерергә ярдәм итә, нерв какшаудан, депрессиядән саклый, кандагы гемоглобинны күтәрә. Аны кишер, чөгендер согы белән бергә эчү файдалы.
Күптән түгел Израиль галимнәре анарның кыйммәтле сыйфатларына тагын берне өстәде – бактың исә, анарны йөрән-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан профилактик чара сыйфатында кулланып була икән. Алар фикеренчә, анарның йомшагы һәм төшләре күзәнәкләрне зарарланудан саклаучы бик күп файдалы матдәләргә бай. Әмма сихәтләнү өчен аны озаклап, даими рәвештә куллану зарур.
Кытай һәм Һиндстан традицион медицинасында анар инде күптән хатын-кыз чибәрлеген саклаучы буларак мәгълүм. Согы бит тиресен яхшырта, пигмент тапларны чистарта, ә вакланган төшләре кубакландыргыч чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев