Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ну, синең хатын-ын!” дип зарлана ди әтисенә Гөлназ Сәфәрованың улы

Әтисе орыша башласа, “Ну, синең хатын-ын!” дип канәгатьсезлек белдерә икән Гөлназ Сәфәрованың улы.“Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрованың улы Айдан кечкенәдән зурларча фикер йөртә. Бала авызы...

Әтисе орыша башласа, “Ну, синең хатын-ын!” дип канәгатьсезлек белдерә икән Гөлназ Сәфәрованың улы.

“Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрованың улы Айдан кечкенәдән зурларча фикер йөртә. Бала авызыннан чыккан җөмләләргә якыннары әле дә таң кала. Айданга август аенда 6 яшь тулачак.
– Аны тыңлап торуы шундый кызык, – ди әнисе. – “По моим предположениям...” дип сөйли. Мин орыша башласам, әтисенә: “Ну, синең хаты-ы-ын!” дип канәгатьсезлек белдерә. Әтисе орышса, миңа шулай ди. Өйдә телефон, гаджет ише әйберләрне Айданга күрсәтмибез. Үзебез дә аның каршында кулланмаска тырышабыз. Аптырагач, кәгазь битенә “айпад” белән “айфон” ясап куйган. Бервакыт кәгазьдә медаль ясап, “Иң күп телефонда утыручыга” дип, миңа шуны тапшырды. Хәзер “Инстаграм”, “ватсапп”та эшлисе әйберләрне, эштә бетереп кайтабыз. Тәртип ягы бераз аксаса да, акыл ягыннан уңышлары сөендерә. Бер ел инде аны “Үсеш мәктәбе”нә йөртәбез. Укырга өйрәнә. Математиканы бик ярата. 10га кадәр кушу-алуларны белә. Элек күргән бер нәрсәсен “Бу нәрсә?” дип сорый торган булса, хәзер бөтен кибет, кафе исемнәрен үзе укый. Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта артык акыллы булуы куркыта да башлады әле. Балалар бакчасында укытучыга: “Мин моны беләм инде, миңа ул кызык түгел. Бәлки миңа чыгып торыргадыр”, дигән. Мәктәпкә укырга кергәч тә, дәресләр кызык булмас, шундый хәл кабатланмаса ярар иде дип борчылам. Башы әйбәт эшләвенә бер яктан куанам да. Соңгы вакытта әтисе белән киңәшләштек тә, Айданны спорт ягынарак тартырга уйладык, башы әзрәк ял итсен. Бассейнга бирербез дим. Без аны моңарчы да профессиональ футбол мәктәбенә йөртә идек. Ярышларда катнаша, өч медале бар.





Зилә Җәләлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев