Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Оешмалар балаларга эш куша

Республиканың мәктәп укучылары һәм студетлары “Сириус. Лето” программасы аша фәнни-технологик проектларны тормышка ашыра алачак.

Республиканың мәктәп укучылары һәм студетлары “Сириус. Лето” программасы аша фәнни-технологик проектларны тормышка ашыра алачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә программаның төбәк координаторы Ольга Шиндор анда катнашу шартларын аңлатты. Аның әйтүенчә, әлеге Бөтенроссия программасында катнашу өчен “Сириус. Онлайн” платформасында теркәлергә кирәк. Программа кысаларында 7-11 сыйныф укучылары бүгенге көндә актуаль мәсьләләр  белән бәйле биремнәр алып, команда белән берлектә бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда катнашу өчен проект әзерли алачак. Төркемнәр өчен биремнәрне төрле оешмалар – проектның партнерлары тәкъдим итә. Ә югары уку йортларында белем алучы студентлар, аспирантлар әлеге биремнәрне башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Программада катнашкан мәктәп укучылары төрле югары уку йортлары, алдынгы оешмалар белән якыннан таныша алачак, бу исә аларга киләчәктә үзләренә ошаган һөнәрне сайларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев