ЯҢАЛЫКЛАР
Песиле тоткыч
Кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә, ди халык. Ризык эзерләгәндә кул да пешәргә мөмкин бит әле. Моны булдырмау чарасын алдан күр!
Эш тәртибе:
1.Ак кәгазьгә кулың киңлегендәге турыпочмаклык сыз. Баш-башларын түгәрәкләп, өлгене кисеп ал.
2.Аны төрле төстәге фетр тукымага 4 тапкыр төшер.
3.Ике әзер эшләнмәнең уртасыннан тасма кисеп ал.
4. Фетрдан песигә күзләр, колаклар һәм койрык яса. Аларны кайнар җилем ярдәмендә тиешле урынга ябыштыр.
5.Барлык детальләрне дөрес итеп җыеп, энә һәм җеп белән тегеп чык.
Песиле тоткыч аш бүлмәңне бизәсен һәм кулларыңны сакласын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев