Питерда укучыларга унитаз һәм идән чистартырга кушканнар

Санкт-Петербургның нәфис гимнастика спорт мәктәбе укучыларын бәдрәф кәгазе белән унитаз һәм идән чистартырга кушканнар. Моның турында Петербург шәһәрендәге Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Агапитова блогында хәбәр ителә. Аңа гимнасткалар әти-әнисе мөрәҗәгать итә.

Хәл болай була. 10 яшьлек кызлар төркем номерын кабатлый. Алар янына нәфис гимнастика бүлеге мөдире килеп, 6 кешелек команданы тренировкадан алып туалет юарга җибәрә.
«Вахтер бөтен кеше артыннан юарга тиеш түгелмен, дип, кызларга бәдрәф кәгазен бирә һәм чистартырга куша. Кызлар бәдрәфне пычратмаганнарын күпме генә әйтсә дә, мөдир үзенекен эшли.
Мәктәптә башка кеше булмагач, димәк, сез, ди», – дип яза Светлана Агапитова үз блогында. «Җыештыру» ахырында кызларны мәктәпнең юристы күреп ала һәм кире тренировкага җибәрә. Агапитова Петербургның Фрунзе районы прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Хәзер бу очракны ныклап тикшерәчәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.