Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәнәсең киләме?

Ишеттегезме әле, Казанда балаларны пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәләр.Казанда яңа гына эшли башлаган бу курсларда балалар пластилиннан мультфильм төшерергә өйрәнәчәкләр. Сюжет, персон...

Ишеттегезме әле, Казанда балаларны пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәләр.

Казанда яңа гына эшли башлаган бу курсларда балалар пластилиннан мультфильм төшерергә өйрәнәчәкләр. Сюжет, персонажларыннан башлап соңгы монтажлау эшләренә кадәр балаларга рәссам һәм мультипликатор Лилия Хәлиуллина ярдәм итәчәк. Бу бик кызыклы процесс дәвамында балалар пластилиннан эшләнгән геройлар, декорацияләрнең тора-бара ничек мультфильмга әйләнүен күрәчәкләр. Мультфильмнар хәзерге вакытта популяр булган музыкаль клип форматында ясала.
Курс дәвамында һәр теләгән баланың үзенең белән татарча мультфильм эшләү мөмкинлеге булачак.
Курсларда 7 яше тулган балалар шөгыльләнә ала.
Барлык мәгълүматны 8 927 048 08 30 телефоны аша яки snimaem_multikisami төркемендә белергә була.

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев