Помидор тәбәсе рецепты

Кирәк булачак: 4-5 йомырка, 300 г помидор, 100 г сөт, 20 г май, кирәгенчә тоз.
Кызыл помидорны аркылыга юка итеп телемләп турыйлар. Майлы кызган табада, әйләндерә-әйләндерә, тиз генә кыздырып алалар.
Сөткә тоз, борыч өстәп, туглаган йомырканы табадагы кызган помидор өстенә тигез итеп салалар. Куерганчы пешерәләр дә, духовкага куеп, күпертеп алалар.
Табынга кайнар килеш бирәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Җиләкле җәй Без сезнең җиләк яратуыгызны беләбез. Шуңа да җиләк турында берничә кызыклы факт әзерләдек.
-
Чәч нигә агара? Карт кешенең чәче нигә ак була?
-
Балыкта 27 июнь – Бөтендөнья балык тоту көне