Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Поп-итны күп алмагыз

Россия экология операторы дип аталучы ачык хокукый оешма шулай дип үтенә.

Россия экология операторы дип аталучы ачык хокукый оешма шулай дип үтенә. “Поп-ит һәм симпл-димпл ише уенчыкларның “модасы” тиз үтә. Соңыннан алар дистә еллар дәвамында чүплекләрдә таркалмый ятачак”, – дип кисәтә экологлар. Поп-итлар – силиконнан, симпл-димпллар пластиктан ясала. Аларның икесе дә таркалмый торган материаллар. Шуңа да экологлар бу уенчыкларны сатып алганчы, алар чыннан да кирәкме-юкмы икәнен уйларга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев