Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәр унынчы бала имгәнә

Бүген Татарстанда 820 меңнән артык бала яши. Ел саен якынча 80 мең бала тән җәрәхәтләре ала, ягъни ел дәвамында һәр унынчы бала имгәнә. Алар арасында 8 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар аеруча күп.

Балалар травматизмы елның теләсә кайсы вакытында бик мөһим һәм җитди булган проблемаларның берсе. Каникул чорында урамда, су буйларында килеп чыккан травмалар өстенлек алса, мәктәптә укулар башлангач, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында көнкүрештә, юлда имгәнүләр арта. Бу балаларның мәктәптән соң  өлкәннәрдән башка, күзәтүсез калуы аркасында шулай. Әлбәттә, балалар травматизмын тулысынча бетерү мөмкин түгел. Әмма үз баласын мөмкин кадәр саклап калу – һәр әти-әнинең бурычы. Чөнки имгәнүләрнең күбесе нәкъ менә ата-аналарның җавапсызлыгы аркасында килеп чыга, дип аңлатты белгечләр  “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә.

Берәүгә дә яңалык түгел, быел суда батып үлүчеләр бермә-бер артты. Алар арасында балалар да бар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сүзләренә караганда, быел суда 79 кеше батып үлгән, шуларның тугызы балалар, тагын алтысын коткарганнар.

Бала үсә барган саен, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату да зур әһәмияткә ия.  Мәктәптә моны сыйныф җитәкчеләре, физкультура, хезмәт һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары эшли. Тик һәр ата-ана шулай ук баласы белән сөйләшүләр алып барырга тиеш.

Имгәнүләрне китереп чыгара торган сәбәпләр шактый: өлкәннәрнең ваемсызлыгы, балаларны карау, баланың көнкүрештә, урамда, уен яки спорт белән шөгыльләнү вакытында үз-үзен дөрес тотмавы. Болар арасында өстенлекне көнкүреш травмалары алып тора. Икенче урында – ишегалларында һәм урамда килеп чыккан имгәнүләр.

“Юлда имгәнү елдан-ел арта. Соңгы елларда киң таралган электросамокатлар, югары тизлекле велосипедлар, скейтбордлар барлыкка килү белән имгәнүләр дә күбәйде. Тавышсыз электросамокатларның хәрәкәт тизлеге бик югары. Күп кенә үсмерләр күзләрен гаджетлардан аера алмыйлар, ә наушниклар аркасында ишетмиләр дә. Яңа төр хәрәкәт итү җайланмалары барлыкка килү, травмаларның артуына да китерә”, – дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматолог-ортопеды Петр Андреев. Аның сүзләренә караганда, транспортта имгәнүләр күп булмаса да, нәкъ менә шундый очракларның 70-80 проценты бала үлеме белән тәмамлана.

Петр Андреев батут үзәкләренә аерым тукталып үтте. Аларда имгәнү очраклары аеруча күп икән. Белгеч фикеренчә, батутта сикерергә кергәнче, бала үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш. Табиб билгеләп үткәнчә, узган ел 70кә якын бала батутта имгәнгән. Күпләрнең умыртка баганасына зыян килгән, аяк-куллары сынган.

Бүген Татарстанда 820 меңнән артык бала яши. Ел саен якынча 80 мең бала тән җәрәхәтләре ала, ягъни ел дәвамында һәр унынчы бала имгәнә. Алар арасында 8 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар аеруча күп.

 

Фото "Татар-информ" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев