Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева бер-бер артлы хастаханәгә эләккән

Әлеге хәлләргә җырчылар үзләре ачыклык кертте.

10 май көнне Радик Юльякшинны “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән иде. Бүген Гөлназ Асаева да система астында яткан видеосын инстаграмга урнаштырган. Әлеге хәлләргә җырчылар үзләре ачыклык кертте.
– Үземнең көчемне бәяләп бетермәгәнмен, – ди Радик. – Бүгенге концертны бик зур авырлык белән генә ерып чыктым. Кызганычка каршы, концерт турымны өч-дүрт көнгә өзеп торып, сәламәтлегемне табибларга тапшырырга туры килде. Шушы көннәрдәге концертлар июнь аена күчерелә. Тамашачымнан гафу үтенәм. Барысы да яхшы булачак. Мин моны беләм, – ди егет.

Гөлназның хәлен белеп, үзе белән элемтәгә кергәч, ул болай диде:
– Температура белән йөреп, өзлегеп киттем. Хәзер хәлем яхшы инде. Бүген концерт эшләп карыйм. Эшем алай тыгыз да түгел, уку гына бар, – диде ул.

Эш, иҗат дип, сәламәтлегегезне онытып җибәрмәгез иптәшләр! Сез бит әле тамашачыларга кирәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.
-
Эсседән ничек качарга? Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек суытырга? Бездән берничә киңәш!