Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз /киңәшләр/

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү ә...

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.

5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен ишетергә туры килә иде. Мин кечкенә балага кызык: ничек тоталар икән соң аны? Балык тоткан кебек кармак салалармы? Аптырадым инде. Соңыннан: “Минем дә Ураза тотасым”, – килә дигәч, әниләр сәхәргә уятты... Күзләремне уып, иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә көч хәл белән торганым хәтердә. Баксаң, Ураза тоту дигәннәре бөтенләй башка нәрсә икән. Башта тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйланалар, соңыннан догалар укыйлар, кире йокларга яталар. Ә аннан кичкә кадәр ашамыйча, эчмичә торырга кирәк икән. Билгеле, кечкенә булгач, артык озак ашамыйча йөри алмый идем. Дәү әни дә: “Кызым, авыр булса, “бисмилла”ңны әйт тә, авыз ач”, – дия иде. Озак вакыт ашамыйча-эчмичә торгач, судан да тәмле нәрсә юк кебек тоела иде миңа. Ничектер бу чакларны сагынып искә алам...
Дин буенча бала ничә яшьтә Ураза тота башларга тиеш икән соң? Әлеге сорау белән Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттем.
7 яшьтә баланы Ураза тотарга өйрәтә башласаң була, – диде ул. – Үзең белән бергә уятып, Сәхәр тотарга чакырырга кирәк. Тотып бетерәме-юкмы, анысы аның эше. Елдан-ел көннәр санын арттырып барырга ярый. 12-13 яшьләрдән соң, тулысы белән Ураза тотарга өндәргә кирәк. Әлбәттә, баланың сәламәтлеге рөхсәт итсә. Без аларны “көчләп” мәктәпкә дә алып барабыз, дару да эчерәбез. Ә нигә намаз укырга, ураза тотарга өйрәтмәскә? Беркатлы, самими вакытларында сабый күңеленә иман орлыгы салу – ата-ананың бурычы булып тора. Дин начарлыкка өйрәтми. Андый бала иманлы, яхшы күңелле, игелекле булып үсә.

Илнар хәзрәт, Рамазан ае ашаудан гына тыелу дигән сүз түгел бит әле ул...
Әйе. Моны балага да аңлатырга кирәк. Ураза – матур гамәлләр кылу өчен дә яхшы ай. Мисал өчен, өй эшләрендә әти-әнигә булышу, әби-бабайларның, күршеләрнең хәлләрен белү, берәр мохтаҗ кешегә булышу. Әгәр бала энеләре-сеңелләре, абый-апалары белән сүзгә килергә ярата икән: “Рамазан аенда болай эшләргә ярамый”, – дип кисәтү ясарга кирәк. Шулай иткәндә, ул мондый начар гадәтләрдән әкренләп бизәчәк.

Рамазан аеның мәгънәсен аңлату өчен эш планы:


- Бергәләп Коръән укырга өйрәнегез, догалар ятлагыз.
Балалар белән ифтар мәҗлесләре оештырыгыз. Авыз ачкан вакытта үзе теләгән иптәшен дә кунакка чакырсын.
- Мәчетләргә тәравих намазларына йөрегез.
- Рамазан аенда телевизор караудан, компьютер, гаджет уеннары уйнаудан бала баш тартып торсын. Үзегез дә мавыкмагыз.
Нәзилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев