Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Раяз Фасыйховка машинасын төзәтергә ат ярдәмгә килә![видео]

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның "Алма кебек кызарма" җырына төшерелгән яңа клибы дөнья күрде. Клип татар эстрадасына чын мәгънәсендә яңалык алып килде: төп геройлардан кала, барлык пе...


Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның "Алма кебек кызарма" җырына төшерелгән яңа клибы дөнья күрде. Клип татар эстрадасына чын мәгънәсендә яңалык алып килде: төп геройлардан кала, барлык персонажлар да уйлап чыгарылган! Хәер, бу хакта безгә Раяз үзе бәян итте.

– Җыр шаян рухта булгач, клипны да үзенчәлекле итеп төшерәсе килде. Шәхсән үзем бу җырны башкарганда, күз алдыма әкият дөньясы килеп баса. Егетләр белән уйлаштык та, анимацион клип ясарга булдык. Аны туганым Алмаз Сәмигуллин эшли торган "Hava" һәм "Film Fay" анимация студиясе төшерде. Клипта катнашучы кыз – Алла исемле, ул махсус кастинг аша сайлап алынды. Аның белән эшләве уңайлы булды, ошады. Клип карап торышка җиңел тоелса да, анимацияле клипларны төшерү авыр да, чыгымлы да. Иң кыены – чынбарлык белән мультфильмны тоташтыру. Клип төшерүдә иганәчеләр ярдәм күрсәтте, Аллага шөкер. Алар "Алма кебек кызарма" җырын ишеткәч тә, җырга клип төшерергә тәкъдим иткән иде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Раяз Фасыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев