Редакциядә кунаклар бар!

«Татмедиа» бинасының 9 катында урнашкан балалар студиясендә эшнең туктаганы юк. Я монда балалар катнашында видео төшерелә, я Zoom платформасы аша онлайн очрашулар үткәрелә. Еш кына балалар үзләре дә редакциягә экскурсиягә килә.
Бүген Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 137 мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары бездә кунак булды. Кунакларны “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова каршы алды. Балаларның бирегә әле беренче тапкыр килүләре. 9 каттан Казан белән хозурландылар, башкала турында белгәннәрен сөйләделәр.
“Сабантуй” журналының 96 еллык бай тарихы белән танышканнан соң, балалар студиясендә кунак булдылар. Зилә апалары журналлар белән таныштырып, YouTube каналдагы видеоларны күрсәтте. Ә балалалр исә үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, үз һөнәрләрен дә күрсәтә адылар.
137 мәктәпнең туган тел укытучысы Рәмзия Муллахмәтова 49 ел балаларга татар телендә белем бирә. Редакция белән дә тыгыз элемтәдә, ул укыткан балаларның иҗатлары басма битләрендәдә еш басыла. Укучылар студиядә төшерелгән видеоязмаларны күреп сокланса, мөгаллим: “Бу видеоларны мәктәптә дәресләрдә өстәмә материал буларак кулланырга мөмкин бит”, - дигән нәтиҗәгә килде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!