Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика чыршысы: «Әкият әйләнеп кайтты» /фото/

Ел саен бер дистә меңгә якын укучы кышкы каникулларын «Татнефть-Арена»да башлый. Юк, боз да шумый, хоккей да карамый алар, ә республика Яңа ел бәйрәменә җыела. Быел әлеге чара Казанда 18нче тапкыр үтк...

Ел саен бер дистә меңгә якын укучы кышкы каникулларын «Татнефть-Арена»да башлый. Юк, боз да шумый, хоккей да карамый алар, ә республика Яңа ел бәйрәменә җыела. Быел әлеге чара Казанда 18нче тапкыр үткәрелде. Анда бөтен Татарстаннан 8 мең бала катнашты. Болар - үзләрен укуда, иҗатта, спортта һәм иҗтимагый тормышта актив күрсәткән балалар. Шулай ук бу чыршы бәйрәмендә катнашу мөмкинлеге тормышында авырлыкларга юлыккан гаиләләргә дә бирелә. Тамашада катнашучы артистларның саны гына да 1000гә җитте.

Быелгы бәйрәм тамашасы «Әкият әйләнеп кайта» дип аталды. Әкиятләр дөньясына сәяхәт Габдулла Тукайның “Шүрәле”сеннән башланды. Аның төп герое - Батыр - шәһәр халкына булыша, Яңа ел рухы булдыра. Тик Эшлексез Генерал үзенең мәкерле планын тормышка ашыра. Ул Яңа елның җитүен теләми, чөнки киләсе ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы, дип игълан ителгән, ә ул эшләргә яратмый. Шулай итеп, Генерал Яңа ел бәйрәмен урлый. Шуннан соң шәһәр халкы Яңа ел чыршысы һәм бизәкләренең юкка чыкканлыгын аңлый.
Батыр чыршылар белгече – Шүрәле белән киңәшләшү өчен урманга җыена. Шүрәле башта бармагын кыскан өчен эшне сузып маташса да, аны барыбер гафу итә һәм халыкка Яңа елны кире кайтарырга ярдәм итәргә ризалаша. Берүзләре генә шундый зур эшне башкарып чыгара алмаганлыкны аңлап, Батыр белән Шүрәле башка әкият геройларына мөрәҗәгать итә. Араларында футбол буенча Дөнья чемпионаты талисманы Бүре-Забивака да була. Су анасы да ярдәм итәргә сүз бирә.
Эшлексез Генерал бу вакытта мәкерле планын дәвам итә, геройларга тозак әзерли – елгада каткан бозны вата. Әкият персонажлары икенче ярга ничек чыгарга белми. Шунда аларга гномнар ярдәмгә килә. Алар WorldSkills ярышларында катнашырга килгән икән. Шулай итеп, гномнар елга аркылы агач күпер салырга булыша.
Нәтиҗәдә, бергәләшеп тырышканнан соң, геройлар үзәк мәйданга җыела: Шүрәле чыршы алып килә, Су анасы кар яудыра, Аҗдаһа утлар кабыза. Кыш Бабай белән Кар кызы да килә, Татарстанның төрле районнарында укучылар тарафыннан ясалган уенчыклар белән чыршыны бизи. Мәкерле Генералның хыялы чынга ашмый кала. Ул үзе дә бик үкенә һәм эшче һөнәр остасы булырга, дип теләк тели. Һәм үз эшеңнең остасы булудан да шәп нәрсә юк икәнлеген аңлый. Яхшылык яманлыкны җиңә, һәм бар кеше дә Яңа елны бәйрәм итә. Шушы әкият барышында дөньядагы иң яхшы нәрсә гафу итә белергә дә өйрәтәләр.


Әлбәттә, бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Президенты да котламый калмады. Быел аның белән VIP-ложада утыру бәхете берничә актив укучыга елмайды. Араларында “Татарлар – үз халкын таныткан халык” төбәкара фәнни-практика конференциядә икенче урын алган, Каюм Насыйри исемендәге Халыкара яшьләр фәнни-практик конференциясенең икеләтә җиңүчесе  һәм башка бик күп җиңүләр яулаган Тимерхан Шәйхетдинов та бар иде. Шулай ук тамашаны Президент белән карау бәхетенә WorldSkillsRussia республика чемпионатында җиңү яулаган Владислав Дюбанов та, “Россиянең ирекле булышчысы-2018” Халыкара форумы финалисты, Яр Чаллы кызы Алия Норова да бар иде. Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча бәйрәм чарасына Красноярск шәһәреннән Лев Захаринский да килгән. Ул “Минем белән хыяллан” хәйрия акциясендә катнаша. Иннополис шәһәрен күрү малайның хыялы булган, һәм оештыручылар аны тормышка ашырган.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан республикасы Президенты:
–  Сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбриклим. Узып барган 2018 елда сез тырышып укыгансыз, бик күп игелекле гамәлләр кылгансыз, үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәткәнсез, дип ышанам. Бу көннәрдә бөтен дөньяда олылар һәм балалар бүләкләр кабул итә һәм теләкләр тели. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: безнең күп нәрсә үзебездән тора. Татарстанның җиңүләренең күбесе аның халкы һәм яшьләре ярдәмендә ирешелгән. Сез – Татарстанның иң зур байлыгы, киләчәккә булган бөтен өметләр сезнең белән бәйле. Шуңа күрә без республиканы заманча һәм матур, социаль һәм икътисади яктан тотрыклы, яшьләр өчен кызыклы итәсебез килә. Татарстан башкаласы ел саен халыкара чаралар уза. Сезнең күбегез футбол буенча дөнья чемпионаты шаһитләре булды. Киләсе елда без эшче профессияләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез. Аны үткәрүдә 3500 волонтер катнашачак. Ышанам: сезнең арагызда да ирекле булышчылар, иҗтимагый активистлар бардыр. Бөтен яшьләргә рәхмәт әйтәсем килә! 2019 ел сезнең өчен кызыклы башлансын, динамикалы рәвештә дәвам итсен һәм үзенчәлекле ритмы белән истә калсын.
Тамаша тәмамлангач, чыршы бәйрәмендә Юлианна Караулова чыгыш ясады. Ә бәйрәмнең һәрбер катнашучысы WorldSkills эмблемалары төшерелгән, тәм-томнар салынган рюкзакка ия булды.















Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев