Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Республикада яшь экологлар буыны тәрбияләнә /фоторепортаж/

“Мәктәп экопатруле” республикакүләм бәйгесе инде 2014 елдан бирле үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, яшь буынны әйлән-тирәне сакларга өйрәтү максатыннан, республиканың бе...

“Мәктәп экопатруле” республикакүләм бәйгесе инде 2014 елдан бирле үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, яшь буынны әйлән-тирәне сакларга өйрәтү максатыннан, республиканың берьюлы өч министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйге ул.


“Мәктәп экопатруле”ндә катнашу өчен балалар шәхси телефоннарына махсус кушымта урнаштыра, теркәлү уза һәм якын-тирәдәге табигатькә зыян салу очракларын эзли башлый. Аларны күреп алуга шушы кушымтага фото яки видеоматериал форматында кисәтү яза. Күрәсез, катнашу шартлары чагыштырмача бик гади, тик әйләнә-тирә дөнья өчен никадәр файда эшләнә. Чөнки бу мөрәҗәгатьләрне экологияне саклау инспекторлары күзәтеп бара һәм якын арада чүплекләрне җыештыра, бар җиһанга чисталык иңдерә.
2014нче елда бәйгедә 1 меңгә якын мәктәп укучысы катнашкан булса, табигать сакчылар елдан-ел арта барган: быел саннар 7320 катнашучы барлыкны күрсәтә. Кабул ителгән гаризаларның тематикасы да киңәйгән. “Каты көнкүреш калдыклары” янына “Җирлек рельефына сәнәгать һәм көнкүреш сулары агызу” кебек бүлекләр дә өстәлгән.
21нче ноябрь көнне, “Әкият” курчак театрында җиңүчеләрне, иң актив яшь экологларны бүләкләү тантанасы узды.


- Яшь коллегаларга планетаның киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Сез үрнәк булып кына калмыйсыз, шулай ук үз сыйныфташларыгызны һәм кече иптәшләрегезне дә артыгыздан алып барасыз, – дип билгеләп үтте ТРның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.
Быел җиңүчеләр тубәндәге номинацияләр буенча билгеләнгән:
* Иң актив укучы (авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында);
* Иң актив сыйныф;
* Иң актив мәктәп.

Җиңүчеләрне ИСЕМЛЕКтән карагыз!


[gallery columns="1" link="file" size="medium" ids="14279,14280,14281,14282,14283,14284,14286,14288,14289,14290,14292,14293,14294"]
Илүзә БИКЧӘНТӘЕВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев