Резин итек сайлыйбыз


Хәзер сатуда резин итекләрнең ниндиләре генә юк? Төрле төстәгесе, төрле формадагысы, төрле материалдан эшләнгәннәре...
Шулар арасыннан үзеңә ошаганын һәм уңайлысын гына сайлап аласы.
Резин итек сайлаучыга киңәшләр:
- Итекнең табанына игътибар итегез. Ул боз өстеннән таймаса яхшырак. Шулай ук табаны бөгелә торган булса, умыртка баганасына зыян килмәс.
- Итекнең үзен җентекләп карап чыгарга онытмагыз. Сыдырылган, кабарып торган урыннары булмаска тиеш. Алайса ул бик тиз тишелеп чыгачак.
- Резин итек үзенең формасын яхшы саклый, ягъни ул киңәйми. Аякларыгыз гел җылыда йөрсен өчен калын оекбаш киеп алыгыз.
- Кайбер резин итекләр йон, киез оеклар белән бергә сатыла. Аларны алып киптерергә дә мөмкин.
Фото shoptema.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күкрәк билгесе нәрсә аңлата? Игътибар иткәнең бардыр: юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар күкрәкләрендә тимер билге йөртә...
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне