Ризат Рамазанов: “Беренче мәхәббәт – балалар бакчасында булды”

Хатыны Зинира белән дуэтлар башкаручы Ризат Рамазанов беренче тапкыр кайчан гашыйк булган? Җырчының җавабы болайрак:
– Минем беренче мәхәббәт дигәне балалар бакчасында ук булды. Лилия исемле бик матур бер кызга күзем төште. Шундый гашыйк идем үзенә. Яслегә барасым килмәсә дә, аны күрер өчен тизрәк шунда ашкынам. Бер үк сыйныфка укырга кердек. Тәүге тапкыр кулын тотканымны әле дә хәтерлим! Шундый бәхетле идем ул мизгелдә. Аның кәефен күтәрер өчен гел өйдән кәнфит, шоколад ише тәмле әйберләр ташыйм. Үзем әйбәт белгән фәннәрдән күчерергә дәфтәрне биреп торам. Әнә шулай матур гына дәвам итте безнең дуслык. Мин инде “Ләйсән һичшиксез хатыным булачак” дип хыялланам. Казанга китәбез дә, күчтәнәчләр алып әниләр янына кайтып йөрибез, дип киләчәккә планнар кора идем. Ләкин 14 яшьләрдә әлеге мәхәббәт кисәк кенә сүнеп китте...
Нәзилә ХУҖИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч