Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әрмән-кыпчак теле - юкка чыккан төрки тел

Дөньяда төрки телләрдә 167 миллионнан күбрәк кеше сөйләшә. Телләрнең бу күренекле гаиләсенә дистәләгән һәм хәтта йөзләгән тел, диалект һәм сөйләшләр керә. Аларның күбесен без беләбез – татар, башкорт,...

Дөньяда төрки телләрдә 167 миллионнан күбрәк кеше сөйләшә. Телләрнең бу күренекле гаиләсенә дистәләгән һәм хәтта йөзләгән тел, диалект һәм сөйләшләр керә. Аларның күбесен без беләбез – татар, башкорт, чуваш, казакъ, карачай-балкар, төрек, азәрбайҗан, үзбәк һәм башка бик күп телләр кардәшлек җепләре белән бәйләнгән. Тугандаш телләр арасында атамалары бик сирәк яңгырый торганнары да бар. Мәсәлән, әрмән-кыпчак телен генә алыйк. Анда кемнәр сөйләшкән дә, ул тел каян килеп чыккан? Йә, кем белә? Белмәсәгез, әйдәгез, аның тарихы белән танышыйк.

"Бизим тел"


Бу тел төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Әрмән-кыпчакча сөйләшкән кешеләр (болар, беренче чиратта, кыпчаклашкан әрмәннәр) үзләрен “әрмәниләр” дип атасалар да, телләрен өч төрле исем белән билгеләннәр: “хыпчах тили” (кыпчак теле), “бизим тил” (безнең тел, ягъни әрмән теле түгел) һәм “татарча”.

Кемнәр сөйләшкән?


“Бизим тил”дә Алтын Урдада, аеруча, Кырымда яшәгән әрмәннәр сөйләшкән. Әрмән бистәләре һәм колонияләре Җүчи Олысының төрле шәһәрләрендә, Кырымда да, Идел буенда да, Днестр буе биләмәләрендә дә булган. Монда тарихның төрле чорларында әрмәннәр күпләп яшәгән. Озак вакыт дәвамында тарихи ватаннан читтә булганга, алар, табигый, телләрен оныта башлаганнар, күрәсең. Телләрен онытсалар да, диннәрен саклаганнар – бу тел белән бәйле язма истәлекләрнең күбесе христиан дине текстлары.

Кайдан килеп чыккан


Алтын Урдада киң таралган тел кыпчак булганлыктан, бу тел кыпчак теле нигезендә барлыкка килгән.

Кайчан?


Әрмән-кыпчак теле, сөйләм теле буларак, 13-14 гасырларда формалаша башлый. Баштарак аның үз язуы булмый. Әрмән әлифбасы нигезендәге язу 16 гасырда гына барлыкка килә. Язма текстлар арасында дини текстлар да, эш кәгазьләре дә күп очрый.
Тел 17 гасырда юкка чыга. Әлбәттә, бу вакытта инде Алтын Урда да булмый, әрмәннәр дә хәзерге Украина җирләрендә яши башлый. Әйләнә-тирәдә бары славяннар (украиннар һәм поляклар) булганга, әрмән-кыпчак теленә славянизмнар күпләп керә башлый, нәтиҗәдә, тиздән тулы бер тел юкка чыга. Ә бит бу телдә китаплар да басылып чыккан булган.

Язулары




Әрмән-кыпчак телендә язылган кулъязмадан



Әрмән-кыпчак телендә әрмән милли язуы белән язылган кәгазь чыганаклар дистәләрчә мең биттән тора. Алар 1524 – 1669 елларны үз эченә ала. Болар арасында 5 сүзлек тә бар, хәтта. «Альгиш Битики» исемле догалар җыентыгы исә әрмән-кыпчакча басылган бердәнбер китап. Ул 1618 елда Львовта дөнья күрә. Бастыручысы – Иван Муратович.


Текст: чагыштырып карагыз


Игътибарыгызга әрмән-кыпчакча һәм татарча текст тәкъдим итәбез.
Әрмән-кыпчакча
Atamïz bizim ki köktäsen,
Ari bolsun atïŋ seniŋ,
Kelsin χanlïχïŋ seniŋ,
Bolsun erkiŋ seniŋ nečik köktä alay yerdä,
Ötmäkimizni bizim kündälik ber bizgä bügün,
Bošat bizgä borčumuznu bizim,
Nečik ki biz bošatïrbiz bizim borčlularïmïzga,
Bermägin bizni sïnamaχlïχka,
Yoχsa χutχar bizni yamandan,
Zerä seniŋdir χanlïχ da χuvat,
Da saŋa haybat meŋilik.
Amen.

Татарча
Әй күктәге Атабыз!
Данлы булып торсын исемең Синең,
килсен патшалыгың Синең,
җирдә дә күктәгечә булсын иркең Синең.
Бүген көнлек икмәгебезне бир безгә.
Бурычларыбызны кичер,
без дә безгә бурычлы булганнарга кичергән күк.
Безне алданырга ирек җибәрмә.
Яманнан коткар безне. Амин

Гыйлем.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев