Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Роберт Миңнуллин Сабан туе» бәйрәменә чакырабыз!

Роберт Миңнуллинны искә алырга, әдипнең иҗаты белән якыннан танышырга һәм Сабан туе бәйрәмендә катнашырга көтеп калабыз!

Сабантуй – иң әйбәт бәйрәм,

«Сабантуй» – иң шәп журнал!

Дөньяда андый бәйрәмнәр,

Андый журналлар әз бит!

         14 август 12.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда (Декабристлар ур., 2нче йорт) Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Роберт Миңнуллин Сабан туе» дип исемләнгән иҗади бәйрәм үткәрелә.

         Август ае татар милләтенә танылган татар шагыйре Роберт Миңнуллинны бүләк иткән ай. 1 августта аның тууына 75 ел булды.

          Роберт Миңнуллин элеккеге «Яшь ленинчы» һәм «Сабантуй» газетасы (хәзер «Сабантуй» журналы) өчен зур хезмәт куйган, тарихында якты эз калдырган күпкырлы шәхес.        Ул 1973 елда университетны тәмамлап, «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый. Балалар өчен беренче шигырьләрен иҗат итә. 1986 елдан 1995 елга кадәр «Яшь ленинчы» газетасында баш мөхәррир вазыйфасын башкара. 1990 елда газетага «Сабантуй» исемен дә Роберт абый бирә. Бер гасырга якын бай тарихы булган «Сабантуй» журналы, ул чакта газета, Роберт абый Миңнуллин эшләгән еллар басманың чәчәк аткан чоры дисәң дә була. 

         «Сабантуй – балачак иленең рушан көзгесе ул. Ә сез – «Сабантуй»ның иң якын дуслары. Сабантуй – татар балалар әдәбиятының үзенә күрә бер хрестоматиясе дә ул...» – дип мөрәҗәгать итә укучыларга Роберт абый. Ул елларда, иҗатка, әдәбиятка тартылучы балалар арта,  редакция белән укучылар арасында ныклы күпер салына, газетада яңа сәхифәләр барлыкка килә. Милләтебезнең дистәләгән буын балалары Роберт абый Миңнуллин шигырьләрендә тәрбияләнә, аңа ошарга тырышып каләм чарлый, иҗат итә.

         Бүгенге көндә дә үсеп килүче буын аның мирасын – шигырьләрен яратып укый. Шул уңайдан «Сабантуй» журналының Вконтакте социаль челтәрендә #Миңнуллинукыйм дип исемләнгән флэшмоб үткәрелде. Чарада 170 тән артык укучы катнашып, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыды. Шигырьләрне аеруча осталык белән башкарган 10 бала «Роберт Миңнуллин Сабан туе» чарасында катнашып, шигырьләрне сәнгатьле итеп укыячак. Шулай ук, бу көнне иҗат сөючеләр «Сабантуй» журналының махсус − Роберт Миңнуллинга багышланган август саны белән таныша алачак. Әлеге санда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, гаилә альбомнардагы фотолар урын алды, әдипнең иҗатына бәйле уеннар белән баетылды.

         Чарада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты – Винера Ганиева, татар эстрадасының танылган җырчысы Дилә Нигъмәтуллина, «Батыр егетләр» төркеме, «СалаваТик»лар төркеме катнашуы көтелә. Артистлар Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарачак. Күп кенә тамашачыларга яхшы таныш «Әни кирәк!», «Яратыгыз!» кебек җырларына балалар гына түгел, олылар да кушылып җырлый алачак. Бәйрәм кунаклары Сабан туе уеннарында һәм лотереяда катнашып, бүләкләр дә ота алачак.

         Барлык укучыларыбызны Роберт Миңнуллинны искә алырга, әдипнең иҗаты белән якыннан танышырга һәм Сабан туе бәйрәмендә катнашырга көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев